Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп туклануы: быел күпме түлисе?

Ризыклар төре һәр 12 көн саен кабатлана. Сораштыруларга күз салсак, күпчелек укучылар пилмәнне үз итә.

Быел Чаллыда җиде мәктәпнең ашханәсе төзекләндерелде. Бу хакта шәһәр хакимияте сайтында хәбәр ителә. 5, 9, 10, 28, 56нчы мәктәпләрдә, 29нчы гимназиядә һәм 78нче лицейда укучылар быел яңартылган ашханәдә туклана башлады. 

29нчы татар гимназиянең ашханәсе мәктәп салынганнан бирле, ягъни 1977 елдан беренче тапкыр тулысынча төзекләндерелде. Әлбәттә, татар мәктәбе статусы алгач монда косметик ремонт ясалган була. Мәктәп үз көче белән туклану залына татар орнаментлары кертеп стеналарны бизи, татарча язулар барлыкка килә.

«Быел ремонт барышында ашханәбездә татар мохите саклануын теләдек. Ашханәбез якты, үзенә тартып тора. Җиһазлар да, техника да өр-яңа. Аеруча ипи кисү һәм табак-савыт юу җайланмаларына шат ашханә хезмәткәрләре. Элек ипи кул белән киселә иде, хәзер аппарат аны берничә секунд эчендә тигез өлешләргә кисеп чыгара. Табак-савытны юу да җайлашты. Аппаратның бер ягыннан кулланылган савытларны тезеп кертә барасың, икенче ягыннан юылган, чайкатылган һәм киптерелгәнен аласың. Ашханәбездә бер утыруда 200 бала туклана. Көненә шулай өч тапкыр», – ди гимназия директоры Луиза Гатауллина.

Быел укучылар саны арткан. Узган ел 742 бала булса, быел – 759. Гимназиянең үзенчәлеге – этнокласслар. Дүрт беренче сыйныфның икесендә мөселман балалары белем ала. Гимназиядә ашау хәләл. Аны «Школьное питание» комбинаты китерә. Шулай да, мисал өчен, кәтлитләрне монда үзләре әзерлиләр. Комбинаттан алар ит килеш китерелә. МЭРиЯ телеграм каналында хәбәр итүләренчә, комбинатта көн саен 110 мең порция әзерләнә. Ашау дөрес туклану кагыйдәләренә туры китереп төзелә. Ризыклар төре һәр 12 көн саен кабатлана. Сораштыруларга күз салсак, күпчелек укучылар пилмәнне үз итә.

Шәһәрдә тагын 2, 54, 59нчы гимназиядә, 4нче мәктәптә, 79, 84нче лицейларда мәктәп туклануы хәләл. Бәясе ягыннан ул башка мәктәпләрдән аерылмый. Шунысын да әйтергә кирәк, мәктәп туклануы өчен быел түләү артмаган. Ата-аналар узган елдагыча түли. Башлангыч сыйныфлар өчен ул 49,21 сумны тәшкил итә. Бу икенче кайнар аш өчен. Беренче ашау ата-аналар өчен түләүсез кала. Аның бәясе – 66,76 сум. 5-11 сыйныфта укучыларныкы 71,28 сум (бер тапкыр ашау) һәм 109,62 сум (ике тапкыр ашау). Субсидия өлеше 9,20 сум. Әтиләре махсус хәрби операциядә булганнарга һәм күп балалы гаиләләргә мәктәп туклануы бушлай. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев