Мәктәп укучысы боз астына төшеп һәлак булган
Ул дуслары белән тюбингта шуган.
Әлеге фаҗига Барнаул шәһәрендә булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренчел мәгълүматлары буенча, тюбинг белән шуган 8 яшьлек бала елга өстенә чыккан һәм боз астына төшеп киткән.
Урынга коткаручылар килгән. Махсус операцияләрдән соң водолазлар баланың үле гәүдәсен тапкан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сулыклар янында тюбингларда шуу бик куркыныч дип кисәтә. Белгечләр ата-аналарга балаларының кайда һәм ничек йөрүләрен контрольдә тотарга, куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр уздырырга киңәш итәләр.
Фото: ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев