Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпкә бер килсәң, китеп булмый икән ул

Җәвидә Хисамова 40 елдан артык Чаллының 49нчы кадет мәктәбендә эшли.


 Ул башлангыч сыйныфларга татар теле укыта. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына, Чаллы мэрының рәхмәт хаты һәм күп санлы башка бүләкләргә ия. Һөнәри бәйрәме алдыннан шәһәрдәшебез белән ни өчен бу юнәлешне сайлавы, замана балалары, укытучы эшенең авырлыгы һәм рәхәт яклары  турында сөйләштек.

Әңгәмәдәшем Буа районы Каенлык авылында туган, данлыклы Арча педагогия көллиятендә белем алган.
– Ике ел алда бертуган апам шушы көллияткә укырга кергән иде. Мәктәптән соң әткәйгә «Кибетче буласым килә» дидем. «Анда бирергә сыерыбыз юк, әйдә әнә, апаң китте, шунда бергә-бергә укырсыз», – диде. Укыдым, эшкә кердем. Мәктәпкә бер килсәң, китеп булмый икән ул, – дип елмая ул. 
Ике ел күрше Өчмунча авылында укытканнан соң ул кияүгә чыга, 1980 елны Чаллыга килә. Бер бер артлы уллары туа. Декрет ялыннан соң  49нчы мәктәптә эшли башлый. Ул чорларны Җәвидә ханым сагынып искә ала
– Дәресләргә тематик планны бер биткә яза идек. Ә хәзер папка өстенә папка тулы кәгазь тутырабыз. Хәзер бүлмә тулы техника, компьютер, ә элек барысы да кулдан иде. Иң рәхәте – коллективыбыз әйбәт булды. Белмисең дип әйтүче, көлүче, мыскыл итүче булмады, колач җәеп каршы алдылар, ярдәм дә иттеләр, киңәшен дә бирделәр. 
Китәсе килгән вакытлар булдымы, дип сорыйм. «Ялгыш та булмады, эшкә чын күңелдән яратып киләм», – ди әңгәмәдәшем.  Балаларны тынычландыру җаен тапканын сөйли.
– Алар шаулыйлар, кычкыралар, ә мин тыныч кына сөйлим. Аннары берсе туктый, икенчесе, аннары калганнары да кушыла. Кычкырган саен балалар аза бит алар. Хәзерге заманда бигрәк тә.
Тәҗрибәле укытучы заманча укучыларның игътибары, уку теләге кимүен сизә. Шуңа аларны кызыксындырырга, яңа алымнар кулланырга туры килә.
– Әкиятләр сәхнәләштерәбез, җырлар җырлыйбыз, табышмаклар әйтәбез, газеталар чыгарабыз, төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Шунысы сөендерә, хәтта рус милләтеннән булганнар да бик теләп рольләр өйрәнә. Авыр әлбәттә, тик тырышалар. Аннары миңа беркайчан да әти-әниләрнең татар телен укытуга каршы килгәне очрамады.  
Шул ук вакытта аның фикеренчә, балаларга татар телен үзләштерүгә комачау итүче сәбәпләр дә бар.
– Кызларда-малайларда телгә карата кызыксыну да, өйрәнү теләге да бар. Тик аларга ярдәм азрак шул. Мәктәптә генә үзләштергәннәр җитми, бала белән өйдә дә татарча сөйләшү кирәк. Әти-әниләр көнгә бер-ике сүз булса да өйрәтсә, күпкә алга китеш булыр иде.
Әңгәмәдәшемне хәзерге заман балаларының телефон, компьютерга күп вакыт сарыф итүләре дә борчый. 
– Бу күренеш бик зыянлы бит. Алар караган видеоларда нинди генә тавышлар ишетелми дә, ни генә кыланмыйлар. Аннары башлары авырта. Кичә бер бала: «Төнге 12 яртыда яттым», – ди. Кино караган икән. Күрәсең, әти-әнисе йоклап киткән. «Кызык фильм булды», –  ди. Ни турында дип сорагач, монстрлар турында ди. Кирәк әйберме соң бу йокы алдыннан?
2011  елдан бирле 49 мәктәп хәрби әзерлеккә аеруча игьтибар бирү юнәлешендә эшли. Җәвидә Хисамова фикеренчә, бу балаларның тәртибендә дә чагыла, кадет класслары җыйнаклыгы, дисиплина белән аерылып тора.
Укытучының эше мәгълүм булганча үзе белән өйгә кайта, ул дәфтәр тикшерүне әйтәсеңме, план язумы.  Өйдәгеләр моны аңламаса, мәктәптә эшләп булмыйдыр ул. 
– Хәзер барысына да күнегелгән, ә яшь чакта авыр чаклар булды инде – эш сәгатьләре дә күп, балалар да кечкенә дигәндәй. Тик без тормыш иптәшем Илсур белән гаиләдә бөтен эшне бергә эшләдек. Ул озак еллар КАМАЗда эшләде, кирәк чагында балалар белән дәрес тә әзерләде, икенче сменага киткәндә ашны да пешереп китә иде ул. Улларым да акыллы булды, югары белемлеләр. 
49нчы мәктәп 50 комплекста урнашкан. Биредә озак яшәүчеләр, бер авылдагы кебек бер-берсен яхшы белә, балалар күз алдында үсә. Җәвидә ханым да урамда еш кына элеккеге укучыларын очрата.
– Бер начар гына укыган баланы хәтерлим, еллар үткәч, карасам, яхшы костюм кигән, чәчәкләр тоткан, котларга килгән икән. Шулкадәр үзгәргән! Бу синме соң, дидем шаккатып. Бик сөенәм андыйлар өчен. Ә кайберәүләр исәнләшми дә үтеп китә.  Күпчелек балаларның исә гаиләдә нинди тәрбия алганы кечкенәдән, сөйләшүеннән үк күренә. Ә инде оясында ни күрсә очканда шул була дип белми әйтмәгәннәр. 

Җәвидә Хисамовага быел 65 яшь тула. Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган шәһәрдәшебез өчен иң яхшы ял – туган ягында салган йортларына кайтып бакчада эшләү, дусларын, балалар, оныкларны кунак итү, балыкка бару, кышын чаңгыда йөрү. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә