Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә мәгълүмати куркынычсызлык буенча дәресләр кертерлергә мөмкин

Депутат тәкъдим итте.

Россия мәктәпләрендә иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау предметы кысаларында мәгълүмати куркынычсызлык буенча дәресләр кертергә кирәк. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы әгъзасы, Түбән Новгород шәһәр Думасы рәисе Евгений Чинцов «Нәтиҗә бар!» форумында шундый фикер әйткән. 
«Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең үсүен күрәбез. Шунлыктан мәктәпләрдә мәгълүмати куркынычсызлык буенча практик дәресләр кертергә кирәк. Моңа махсус хәрби операциядә катнашучыларны җәлеп итәргә була», – диде ул.
Чинцов әйтүенчә,  мәгълүмати сугыш өзлексез бара. Ил дошманнары яшьләргә социаль челтәрләр аша йогынты ясарга тырыша: җинаять кылырга, террорчылык операцияләрендә катнашырга мәҗбүр итәләр... «Боларга каршы тору чараларын табарга кирәк», – дип искәртте ул. 
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф «Яшләр һәм балалар» илкүләм проекты