«Маңгаема шулай язылгандыр...»
Тормышы Санта-Барбарадан ким түгел...
Әкрәмә Әкрәм кызы Жуковская – утыз елдан артык гомерен Чаллы театрына багышлаган ханым. Үзенең 70 яшен дә ул «пост»та каршылый һәм «гомер буе яратып эшләдем» дип горурлана. Бөтен яраларына дәва да – эш…
– Әкрәмә апа, синең: «Тормышым Санта-Барбарадан ким түгел», – дигәнеңне ишеткәнем бар...
– Йә укытучы, йә медсестра булырмын дип хыялланган идем мин, мәктәптә әйбәт укыдым. Унны бетергәч, бәләкәйдән бергә уйнап үскән иптәш кызым белән Бөгелмәгә медучилищега документ тапшырдык. Мин үттем, Әлфия үтмәде. «Берүзем ничек кайтам инде мин», – дип елады да, аңа ияреп, кайттым да киттем. Физика-математика укытучысы декретка чыккан да, мине аның урынына эшкә чакырдылар – үзем укыган күрше авыл мәктәбендә эшли башладым. Бер ел укыткач, пионер лагеренда бергә эшләгән кызның «культура училищесына барыйк», диюенә ияреп, тоттым да Алабугага, хор бүлегенә документларны илттем. Югыйсә, РОНО пединститутка направление биргән иде, сочинение яза алмам дип курыктым бит шунда... Яшь чак, танцыларга йөрисе килә. Паркка бармыйбыз – анда шәһәр малайлары эчәләр, бәйләнәләр. Танцыга милиция мәктәбенә йөрибез, анда тәртип. Леонид белән шунда таныштык, бик яратышып өйләнештек без. Әнием башта каршы булды, бердәнбер кызын рус егетенә бирәсе килмәде инде. Тыңламадым. Язмышым шулай булгандыр.
– Түгәрәк тормыш кайчан кителә башлады?
– Өйләнешкәч, берара Владимир өлкәсендә яшәдек, каенанам янында. Екатерина Ивановна полячка иде, тамырлары каян булгандыр, сорашмаганмын да. Аннан Чаллыга кайттык, ирем уголовный розыскка эшкә урнашты. Шунда китте инде... Өйгә соңга калып кайта. Үзен бик карап кына йөри, матур киенергә ярата. Миңа алырга тормый. «Син болай да матур», – ди. Әни дә әйтә иде: «Кара, нигә кияү гел үзенә генә кием ала», – ди иде. «Мә, син дә үзеңә ал», – дип, миңа акча бирә иде. Безнең ике малай үсеп килә – берсенә 11, икенчесенә 9 яшь. Ирнең читтә башка берәү белән йөргәнен сизенә идем, үз күзләрем белән күреп тоткач, йөрәгем кичермәде. Шул хатынга чыгып китте. Балалар белән аралашырга тырышты тырышуын, хатыны рөхсәт итмәде. Аннан китеп, өченче хатынга барып керде. Вафат инде хәзер, онкологиядән китеп барды. Малайларны үстергәндә әни бик нык ярдәм итте, мәрхүмә, аңа рәхмәт. Минем язмышым – Санта-Барбара, дим шул. 24 яшендә олы улым Виталий үлде, онкологиядән. Өйләнгән иде, киленем Лилиянең әтисе безнең авылныкы (Азнакай районы, Митрәй авылы). Оныгым Артур 4 яшьлек булып калды. «Ник миңа гына шундый сынаулар күрсәтә икән Аллаһы Тәгалә?» дип үкереп еладым. Күрше хатыны әйтте шунда: «Димәк, сине ярата Ул, шуңа күрсәтә», – диде. Ни әйтергә белмәгәннән, йөрәк әрнегәннән әйткәнмендер инде. Хәзер дә искә төшкән саен елыйм. Лилия соңыннан Фәрит исемле егеткә кияүгә чыкты. Фәрит Артурга бик әйбәт булды, Казанда укыттылар, акчаң җитмәсә дип, үзенең карточкасына тиклем аңа бирә иде. Хәзер дә миңа кунакка килеп йөриләр, үзем дә барам. Гел аралашып торабыз. Икенче улым Алексей Наташа исемле кызга өйләнде, Даниил исемле оныгым бар. Берегеп китә алмадылар, гаеп икесендә дә булгандыр, аерылыштылар. Алексейга инсульт булды, катлаулы операция ясадылар, бер ягы бөтенләй хәрәкәтләнми. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм... Аны тәрбиялим менә. Наташа Андрейга кияүгә чыкты да, Даниил янына уртак малайлары Богдан туды, алар да җыйнаулап безгә килеп йөриләр, Богдан да миңа «абика» ди. Балаларның бер гаебе дә юк бит, киленнәрне дә гаепләмим, таяк гел ике башлы ул...
– «Театрны яратам», дип, еш кабатлыйсың.
– Чаллыда театр ачылгач, директор урынбасары булган Гөлнәзирә Аитова мине дә шунда чакырды. Ул да Алабугада миннән бер курс кына өстәрәк укыган иде. «Безгә постановка бүлеге мөдире кирәк. Әйдә, кил әле, син бит шустрый, эшли алырсың», – ди бу. Ярар, дидем дә килдем. Службада ул чакта кеше күп, әле алар белән танышмадым, ничек эшләргә, ни эшләргә икәнен өйрәнгәләп йөрим. Беркөнне күрше хатыны әйтә: «Бюджет акчасына ачка утырасың киләмени? Автосервислар күпләп ачыла, там такие деньги!.. Әйдә шунда!» – ди бу. Уйладым да икенче көнне театрга барып тормыйча, тоттым да автосервиска киттем. Бер көн, ике көн эшләп йөрим – бер дә күңелгә ятмый бит. Җитмәсә, пырылдап Гөлнәзирә килеп җитте, ах-ух килә: «Синең белән таныштырабыз дип службаны җыйдык – син юк! Директор мине утлы табага бастыра!» – ди. Тагын киттем театрга. 1993 ел иде бу. Менә, шуннан бирле берегеп алдым.
– Театрдагы бөтен ачыны-төчене татыдың, димәк.
– Ул чор нык болгавыр иде бит. Спектакль чыгарганда декорация өчен әйбер табу мең бәла. Исемдә, балалар өчен «Ак яфрак» спектаклен чыгарганда, хезмәткәрләрне җыеп, иске автобуска утырып, «КАМАЗ» заводының отходлар чыгара торган җиренә киттек. Бер автобус такта, тимер, поролон төяп кайттык. Бу кирәк, теге кирәк дип, урманчылар янына да, «ЕлАЗ»га да барган чаклар булды. Гомер буе эшемне яратып эшләдем, булганына шөкер итеп яшәдем. Әле бик озак еллар синхрон тәрҗемәче дә булдым бит, анысы үзе бер тарих... Грамоталарым да, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемем дә бар – артыгы берни дә кирәкми. Яңа бинага күчкәч, башка вазыйфага алындым, постановка бүлеге мөдире дилбегәсен Радикка тапшырдым – заманча аппаратуралар белән эшләргә яшьләр кирәк. Театр өчен бүген сөенәм генә, коллективыбыз бик әйбәт. Үзем өчен бер генә куркуым бар – олыгаеп барган саен, беркөн берүзем торып калсам нишләрмен дим. Киленнәрем әйтә инде, соң, без сине ташламыйбыз бит инде, диләр.
– Артка әйләнеп караганда, үкенгән чакларың юк микән?
– Аллаһы Тәгалә ни язган – шуны күрәсең, үкенеп, хыялланып кына бернине дә үзгәртеп булмый. Хәтеремдә, бервакыт авылга кайткач, тәрәзәдән карап торам: бергә үскән кыз ире белән урамнан парлап бара. Шунда күз яшьләрем тәгәрәп төшкән иде: ә миңа нигә мондый язмыш эләкте икән соң, дидем. Әби әйтте шунда: маңгаеңа ана карынында ук язылган була, диде... Сүз катучылар булса да, башка кияүгә чыкмадым, кирәксенмәдем дә. Балалар бар иде бит, аларны уйладым. Сынауларны бирде инде Аллаһы Тәгалә, нишлисең, маңгаема чыннан да шулар язылган булгандыр. Ярый әле театрда яраткан эшем булды, шул коткарды мине. Бүген дә эш белән юанам...
Әңгәмәдәш – Айгөл Әхмәтгалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев