Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Марат Әхмәтов - Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы

«Татар-информ» хәбәр итте.

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе вазифасыннан китте һәм Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп депутатлар бертавыштан Марат Әхмәтов өчен тавыш бирде.

Марат Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә туган. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Беренче, алтынчы һәм җиденче чакырылышларда Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Бүгенге көнгәчә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифаларын башкарды.

Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марат әхмәтов ТР Дәүләт Советы