Марат Мөхәммәдиевтан депутат мандатын алдылар
Бу хакта шәһәр советының чираттагы сессиясендә билгеле булды.
Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең элеккеге баш табибы Марат Мөхәммәдиев бүгенге көндә республика клиник онкология диспансерын җитәкли. Шул сәбәпле ул Казанга күчте.
Сессиядә Марат Фәнис улын, гаризасы нигезендә, шәһәр советы депутаты мандатыннан азат итү мәсьәләсе каралды.
Марат Фәнис улына Чаллының мактаулы гражданины исеме, «Татарстанның атказанган табибы» исеме бирелгән иде.
Марат Мөхәммәдиев хезмәт юлын Чаллыда табиб-онколог булып башлады. Аннары бүлек мөдире, Республика клиник онкология диспансерының Чаллыдагы филиалы җитәкчесе булдып эшләде. 10 ел БСМПны җитәкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев