Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Марат Насыйбуллин Түбән Кама балалар хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнде

Аны коллективка тәкъдим иттеләр.

Түбән Кама сәламәтлек саклау системасында кадрлар үзгәрде. Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр итүенчә, Алексей Толстиков Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазифасыннан китте. 
Аның урынына шәһәрдәшебез Марат Насыйбуллин билгеләнде.
Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, балалар хирургиясе кафедрасында интернатура үткән. Һөнәри эшчәнлеген Казанның 7нче шәһәр поликлиникасында балалар хирургы булып башлаган. Аннары алты ел Республика клиник хастаханәсендә эшләгән,  Чаллы медицина учреждениеләрендә хезмәт иткән, анда үзен квалификацияле белгеч итеп таныткан. 
Александр Умников яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итте һәм аңа уңышлар теләде.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау Баш табиб Түбән Кама