Марат Насыйбуллин: «Без 500 граммлы балаларны да үстерәбез»
Кама балалар медицина үзәген уникаль һәм алдынгы сәламәтлек саклау учреждениесе дип кыю рәвештә атарга мөмкин. Ул Татарстанда йөклелек һәм бала табу чорында хатын-кызларга, яңа туган сабыйларга һәм 18 яшькә кадәрге балаларга югары технологияле ярдәм күрсәтүче бердәнбер үзәк. Бирегә балалар Чаллыдан гына түгел, 21 районнан да килә. Бүген медицина үзәге ничек яши, киләчәккә нинди планнар төзи? Бу хакта медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин сөйли.
– Марат Наилевич, илнең иминлеге картлар һәм балалар турында кайгырту дәрәҗәсе белән билгеләнә, диләр. Кама балалар медицина үзәге мондый кайгыртучанлык күрсәткече була аламы?
– Бу, әлбәттә, төрле яклап җавап таләп итүче тирән сорау. Үзәкнең балаларның гына түгел, ә әниләрнең дә сәламәтлеген саклауда роле бик зур. Беренчедән, без күп профильле үзәк. Хатын-кызлар консультациясе аша без бала яралганнан алып, аның һәм әнисенең хәлен күзәтү астында тота башлыйбыз. Бала перинаталь үзәктә туа. Безнең җаваплылык һәм компетенция зонасында Чаллының барлык балалары – 121 мең кеше. Без үз вазыйфабызга бик җитди карыйбыз. Чөнки балалар алар аерым категория гражданнар, илебезнең киләчәге. Үзәктә тугыз бүлек эшли, аларның дүртесе төп бүлекләр. Болар – 307 койкага исәпләнгән балалар дәваханәсе, көненә 600 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиника, хатын-кызлар консультациясе белән 270 урынлы перинаталь үзәк, балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме бүлеге. Барлык бүлекләре бер урында булган мондый төзелешле үзәк балалар сәламәтлеген саклау эшен шактый җиңеләйтә. Без аларны дәвалыйбыз, кирәк булганда реабилитациягә җибәрәбез, вакытны югалтмыйча медицина ярдәме күрсәтергә омтылабыз.
– Татарстанда өлкәннәр өчен югары технологияле өч медицина үзәге эшли – Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда. Республиканың башка шәһәрләрендә дә сезнеке кебек үзәкләр бармы?
– КДМЦ икенче дәрәҗәдәге медицина үзәге булып тора. Казанның республика балалар клиник дәваханәсе генә бездән югарырак. Без районара үзәк булып торабыз. Чаллыдан тыш, республиканың 132 мең бала теркәлгән төньяк-көнчыгыш районнарына хезмәт күрсәтәбез. Районара үзәкләр Лениногорск, Түбән Кама шәһәрләрендә, балалар дәваханәсе Әлмәт шәһәрендә бар. Әмма безнең хезмәт күрсәтү спектры хезмәткәрләргә караганда күпкә киңрәк. Чөнки бездә перинаталь үзәк бар. Өстәвенә, икенче шәһәр дәваханәсенең бала тудыру йорты ябылу сәбәпле, йөкләмәбез артты. Шәһәрнең барлык йөкле хатын-кызлары бала тудырырга безгә килә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча перинаталь үзәктә 6972 бала туган. Әйтергә кирәк, соңгы өч елда бала табу күрсәткече 17 процентка арткан.
– Югары технологияле медицина ярдәме нәрсәдә чагыла?
– Бу – махсус җиһазлар, технологияләр, дарулар кулланыла торган хезмәтләр күрсәтү. Моңа өстәп, югары профессиональ табиблар булу да мәҗбүри. Безнең штатта югары категорияле – 52, беренче категорияле 24 табиб. Бүген махсус җиһазлар ярдәмендә без яңа туган балаларга офтальмология буенча югары технологияле ярдәм күрсәтәбез һәм киләчәктә аларны сукыраюдан саклыйбыз. Квота бүлеп биргәндә, без урология юнәлеше буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтергә әзер.
Хирургиядә эндоскопия ысулын киң кулланабыз. Ул операциядән соң өзлегүләрне киметә, тернәкләнү вакытын кыскарта, тупас җөйләр калдырмый. Шушы көннәрдә яңа компьютер томографын урнаштыру эшләре бара. Ул яңа ел алдыннан гына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сатып алынды. Тиздән аппарат куллануга кертеләчәк.
– Кадрлар белән тәэмин ителеш ничек?
– Үзәктә 180нән артык табиб эшли. Шуңа да карамастан, штатыбыз тулы түгел. Тар белгечләргә кытлык. Бигрәк тә реаниматологларга. Пандемия белән бәйле рәвештә табиблар ковидлы госпитальләргә эшкә күчтеләр. Кадрлар җитмәү – күп кенә медицина учреждениеләре проблемасы. Әлбәттә, без тәҗрибәле табибларның күбрәк булуы яклы. Шуңа да үз квалификацияләрен күтәрергә теләгән хезмәткәрләргә төрле яклап ярдәм күрсәтәбез. Хәзер өзлексез медицина белеме төшенчәсе бар. Ягъни безнең тармакта кеше бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында укырга тиеш.
– Сезнең үзәктә заман һәм яңа модалы тенденцияләр белән бергә атлыйлар, диләр. Мәсәлән, бала тапканда хатын-кызның ире яки әнисе катнаша ала.
– Бу «партнерские роды» дип атала. Анда кем катнашуын булачак әни үзе хәл итә. Мондый ысул баланы табигый юл белән тапканда гына кулланыла. Бала тудыру шулай да интим процесс. Иң мөһиме – катнашучы сәламәт булсын, инфекция кертмәсен, бала табучы хатынга комачауламасын. Катнашучыларга карата барлык таләпләр безнең сайтта урнаштырылган. Бала табу – ул табигый процесс, бала әнисе белән булырга тиеш. Шуңа күрә без яңа туган сабыйны әнисеннән аермыйбыз, әлбәттә, сәламәт булса һәм дәвалау таләп итмәсә. Сабый туганнан соң әнисенең күкрәгенә салынырга тиеш. Шунысы куанычлы, хәзер ярып алу юлы белән бала табу саны кими. Бу – хатын-кыз сәламәтлегенең яхшы күрсәткече. Исегезгә төшерәм, мондый операция бала табучы хатын-кызның теләге белән түгел, медицина күрсәткечләре нигезендә һәм пациентның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләнә.
– Сезнең үзәктә хәтта 500 граммнан кимрәк авырлыкта җитлекми туган балаларны да үстерәләр. Бу, мөгаен, сезнең зур казанышыгыздыр, ә мин моны могҗиза дип атар идем.
– Сабыйның нинди авырлыкта тууы мөһим түгел. Без йөклелекнең 22нче атнасыннан туган балаларны да сау-сәламәт өйләренә чыгарыр өчен күп көч куябыз. Бу безнең бурыч. Учреждение кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, ул тән массасы экстремаль түбән булган балаларны үстерергә мөмкинлек бирә. Җитлекми туган бала үзәкнең стационар шартларында үсүнең ике этабын уза – реанимация һәм патология бүлекләренә кертелә. Авырлыгы экстремаль түбән булган балаларны тәрбияләү процессы – ул кечкенә пациентларга карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итүче иҗади процесс дип әйтер идем мин. Узган ел 600гә якын яңа туган сабый реанимация аша узган, шул исәптән җитлекми туган балалар да. Саклап калынган гомерләр турында сөйләсәк, бу аз сан түгел. Сабыйлар үлеме дигән күрсәткеч бар. Ул промильдә үлчәнә һәм елдан-ел кими. Мисал өчен, 2019 ел нәтиҗәләренә күз салсак, безнең перинаталь үзәк буенча ул 3,4 промиль, 2020 елда – 1,5, узган ел нәтиҗәләре буенча 1,1 булган. Бу безнең эшнең нәтиҗәсе.
– Сезнең дәваханәдә гыйбадәт бүлмәләре барлыкка килде дип ишеттем.
– Безнең пациентларның, аларның әти-әниләренең һәм хезмәткәрләрнең, үзләре генә калып, Аллаһка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булсын өчен 2019 елда без гыйбадәт бүлмәсе оештырдык. Бу мөселман руханиларының киңәш-ярдәме белән, ислам диненең барлык кагыйдәләрен үтәп эшләнде. Хәзер православие динендә булучылар өчен дә гыйбадәт бүлмәсе ачарга җыенабыз. Ул инде әзерләнгән. Дәваханәбезгә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килгән иде. Ул аны карап чыкты, безнең инициативаны хуплап, фатыйхасын бирде. Гыйбадәт бүлмәләре пандемия аркасында чикләүләр бетүгә үк ачылачак.
– Сезнең эш тәҗрибәгезне өйрәнү өчен Россиянең төрле шәһәрләреннән делегацияләр килә, диләр.
– Безгә тәҗрибә уртаклашырга, эшлекле һәм һөнәри мөнәсәбәтләрне җайга салырга киләләр. Мәскәү өлкәсеннән коллегаларыбыз белән берничә тапкыр очраштык. Мондый аралашулар аларның да, безнең дә пациентларга теге яки бу юнәлеш буенча ярдәм күрсәтүдә булыша. Безнең үзәк Россия масштабында зур шәһәрдә эшләмәсә дә, ул балалар сәламәтлеген саклауда Татарстан чикләрендә генә түгел, ил күләмендә әһәмиятле медицина учреждениеләренең берсе.
Чагыштырырлык нәрсәләр бар. Чөнки мин Мәскәүдә, Казанда балалар клиник дәваханәләрендә эшләдем. Безнең үзәкнең матди-техник базасы башкаланың медицина үзәкләреннән калышмый. Икенче мәсьәлә – белгечләрнең кызыксынуы һәм әзерлеге. Чөнки яшьләр, кызганычка каршы, нәкъ менә Мәскәү клиникаларында эшләргә омтыла. Бәлки алар бездә һөнәри үсеш өчен шундый ук база барлыгын да белмидер. Күптән түгел бездә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы делегациясе булды. Әлеге зона территориясендә медицина үзәген оештыруга кызыксыну бар. Шуңа күрә алар безнең үзәкнең структурасы, эш алымнары, поликлиникада медицина ярдәме күрсәтү, мәгълүматлаштыру, коммуникацияләр, документлар әйләнеше белән танышырга булдылар.
– Кама балалар медицина үзәгенең перспективалары нинди?
– Әлбәттә, планнарыбыз күп. Кызганычка каршы, без аларны пандемия сәбәпле һаман кичектерергә мәҗбүр. Тик, минемчә, алар барыбер тормышка ашырылыр. Мисал өчен, без районара балалар реабилитация үзәге булдырырга телибез. Өстәвенә, Президент программасы кысаларында идарәче кадрлар әзерләү буенча укыган вакытта безнең тарафтан проект әзерләнде һәм, комиссия фикеренчә, ул актуаль һәм перспективалы дип танылды. Бу проектыбыз хуплау табар һәм финанс ярдәм алыр дип өметләнәм.
Илисә Ганеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев