Марсилия: «Синең урының буфетта түгел, сәхнәдә!» – диделәр»
«Авылда әби белән генә үсеп, кыргыйланган идем, кешеләрдән дә курыктым», - ди ул.
Марсилиянең «Энергетик» мәдәният сараенда җырчы булып эшләвенә 25 ел. Ул күпьеллык эшчәнлеге өчен Мактау грамоталары, ТР мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шәһәрдәшебез белән иҗаты, шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.
– Марсилия, син кайсы яктан?
– Мин Пермь өлкәсе Александрск шәһәрендә туганмын. Әнием рус милләтеннән. Ул миңа бер яшь вакытта вафат булган. Әтием Кукмара районы Кәркәвеч авылыннан, белеме буенча хәрби офицер. Әни вафат булгач, әти мине үзенең әнисе янына алып кайткан. Миңа ул чакта 1,5 яшь булган. Телем рус телендә ачылган, Мәрхүбҗамал әби исә гел татарча гына сөйләште. Шуңа да башта безгә аралашу бик авыр иде. Ул усал, бик таләпчән, гел кычкырып сөйләшә торган иде. Шулай да мин аңа, мине тәрбияләп аякка бастырганы өчен, бик рәхмәтле.
– Балачагың җиңел булмаган икән?
– Әйе. Укый башлагач, мин китаплардагы геройлар тормышы белән яши башладым. Чөнки алар арасында рәхәт яшәгән геройлар да бар бит. Театр артисты булырга хыяллана идем. «Зәңгәр шәл», «Беренче театр» һәм башка драмаларны укыдым. Мәктәп, авыл китапханәсендә алмаган китабым калмады. Әби моны ошатмый иде. «Дәресләреңне хәзерләмисең», – дип китапларны гел яшереп куя иде. Мин дә хәйләкәр идем: китапларны, дәреслекләрне тышлаган кебек обой кисәге яки газета белән тышлыйм да, укыйм. Әби укый-яза белмәгәч, мине дәрес хәзерли дип белә иде. Ул яшергән китапларны каникул вакытларында чормадан эзләп табып та укый идем.
– Җырлый идеңме соң?
– Әйе, балачактан җырларга яраттым. Йорт җыештырганда себеркене микрофон итеп моңланганым әле дә хәтердә. Туганнар, дуслар көлә, ә мин сөенәм. Төрле конкурсларда катнашып җиңдем. Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов («Болгар» ансамбле җырчысы) белән бер сәхнәдә җырларга туры килде.
– Димәк, синдә тавыш та, талант та булган. Мәктәпне тәмамлагач шул юлдан киттеңме?
– Әни ягыннан җырлаучылар булган, ул үзе дә җырлаган. Бу сәләт аңардан күчкәндер инде. Мәктәпне тәмамлаганда колхоз рәисе Ясәви абый: «Сиңа Казанга барырга, җырчылыкка укырга кирәк. Мин булышырмын», – дигән иде. Кая инде русча белмәгән килеш Казанга барырга?! Чаллыдагы туганыбыз: «Тамагың тук булыр. Тулай торагы да бар», – дип мине автокаладагы сәүдә-технология институтына укырга кертте. 2 ел укыдым. Ләкин пешекче һөнәренә күңелем тартмады. Шуңадыр инде биредән аш та пешерергә өйрәнә алмыйча чыктым.
– Анда җыр түгәрәкләре юк идеме?
– Чаллыда билгеле шәхес, музыка педагогы Зөфәр Сәгыйтов студентлар арасыннан җырлый белгәннәрне туплап, 1, 2, 3 тавышка бүлеп хор оештырды. Мин икенче тавышлы җырчы идем. 1986-1987 елларда хор белән Җиңү бәйрәмнәрендә чыгыш ясадык. 2 ел шулай җырлап йөрдек. Аннары булачак ирем белән таныштык та, өйләнештек. Ул Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында эшли иде. Фатир алдык, ике улыбыз туды. Балалар үскәч, буфетка эшкә урнаштым. Эштә елый-елый радио тыңлый идем, чөнки минем җырлыйсым килә иде.
– Берәр мәдәният йортына барып карамадыңмы?
– Бер вакыт пирожки төргән газетада «Алия Хафизуллина 30 яшькә кадәрге егет-кызларны «Шатлык» яшьләр үзәгенә вокал түгәрәгенә җыя» дигән белдерү күрдем дә шунда бардым. Алия Идрисовна тыңлап карады да: «Шәп, миңа шундый тавышлы кеше кирәк, сине вокал-эстрада бүлегенә алам», – диде. 3 ел шөгыльләндем. Әмма халык алдына чыгарга курка идем.
– Куркуны ничек җиңдең?
– Алия ханым җырларга гына түгел, психологик яктан да ярдәм итте. Башта «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре алдында җырлатып кешеләргә ияләндерде. Миңа сәхнәгә кереп китү бик авыр булды. Авылда әби белән генә үсеп, кыргыйланган идем, кешеләрдән дә курыктым. Алия ханым бу хисне җиңәргә өйрәтте. Аннары әкренләп халык арасында, шәһәркүләм чараларда , бәйгеләрдә чыгыш ясый башладым.
– Кайсы бәйге аеруча истә калды?
– «Чаллы былбылы» республика бәйгесе. Анда безне составында Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, Илгиз Закиров кебек сәхнә йолдызлары булган мәртәбәле жюри бәяләде. Мин 2нче дәрәҗәдәге лауреат булдым.
– Шуннан соң зур сәхнәдә җырлый башладыңмы?
– Гөлзада Рзаева бер бәйрәмдә җырлаганымны күреп, «Кызым, син кем?» – дип кызыксынды да, «Синең урының буфетта түгел, сәхнәдә», – дип мине «Энергетик» мәдәният сараена җырчы итеп эшкә алды. Читтән торып Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамладым. Шул елларда администратор Ришат Юсупов белән татар җырчылары аяк басмаган Себер шәһәрләренә гастрольләргә йөрдем. Бу минем өчен зур тәҗрибә булды. Татар җырына сусаган халык зарыгып көтә, кунак итәләр, озатып җибәрәләр. Бу вакытта миңа акча түгел, ә тамашачыларның җылы мөнәсәбәте кадерле иде.
– Ирең моңа риза булдымы?
– Башта каршы булды. Ул бит пешекчегә: «Тамагым тук булыр», – дип өйләнгән иде. Аннары ияләште, түзде, сабыр булды. Үзе дә финанс яктан ярдәм итте.
– Профессиональ белем алырга кем этәргеч бирде?
– Укырга үзем дә кызыктым. Эштә дә югары һөнәри белем таләп итә башладылар. Телеканаллардан җырларым, клипларым да чыга торды. Бервакыт Россиянең халык артисты, профессор Винера Ганиева белән бергә эшләргә туры килде. Ул миңа: «Тавышың, буй-сының бар, әмма белемең җитми. Сиңа укырга кирәк. Кил, үземә алам», – диде. Шулай итеп мин Казан Дәүләт мәдәният институтының Винера Ганиева җитәкчелегендәге халыкчан җырлау бүлегендә магистратураны тәмамладым. Биредә уку мине күп нәрсәгә өйрәтте. Хәзер вокал ягыннан хаталарны күреп, элеккеге җырларымны яңартып эшлим.
– Остазың белән элемтәдә торасыңмы?
– Теге яки бу җырны башкарганда Винера Әхәтовнаның хәер-фатихасын алам. Ул «Бөркет рухы күңелемдә» җырын бик ошатты. «Җырларыңны күрсәт. Син бит минем укучым, йөзгә кызыллык китермә», – дип гел киңәшләрен биреп тора. Мин аңа бик рәхмәтлемен.
– Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың?
– Күңел халәтемә туры килгән дуслык, туганлык рухы белән сугарылган җырларны җырларга яратам. Кайберләре киемгә карап та туа. Еланга охшаган яңа костюмым бар. Шуңа «Елан кызы» исемле җыр әзерлибез. Аның сүзләрен Сәхия Федотова, көен Лилия Тарханова яза. Лилия Тарханова иҗат иткән «Татарстан», «Кәркәвечкәй туган авылым»» җырларын тамашачылар җылы кабул итте. Шулай ук Айгөл Вәлиуллина, Риваль Хисмәтуллин язган җырларны да яратып башкарам.
– Синең аранжировкаларың башкаларныкыннан аерылып тора.
– Мин 7-8 ел инде заманында Филипп Киркоровта эшләгән креатив, талантлы музыкант Игорь белән эшлим. Шунлыктан җырларымның аранжировкасы үзенчәлекле дә. Ул Казахстанда яши, аның белән онлайн аралашабыз. Кешелекле, аңлый белә. Акчаны бүлеп түләргә дә мөмкинлек бирә.
– Бер җыр ничә сумга төшә?
– Бүгенге көндә уртача 60 мең сумга.
– Костюмнарыңны кем тегә?
– Элек тектерә идем. Хәзер Дубай, Казахстан, Төркиядән брендлы киемнәр кайтартам.
– Шәхси тормышың турында да сөйлә әле.
– 10 ел элек яман шештән ирем вафат булды. Улларым икесе дә гаилә корып, тормышларын үзләре алып баралар. Аллаһка шөкер, борчу-мәшәкать китермиләр. Миңа гел булышалар. Машина да алып бирделәр. Балаларымны, оныкларымны бик яратам.

– Улларыгызга русча исемне кем кушты?
– Владислав, Вячеслав дип үзем куштым. Исемнәре русча булса да, икесе дә мөселман динендә, мәчеткә йөриләр. Мин моңа бик шат.
– Син нинди әби?
– Мин – үз тормышым белән яши торган әби. Күпчелек кешеләр кебек үземне балалар, оныклар өчен генә корбан итмим. Безнең барыбыз өчен дә шулай рәхәт. Оныкларны шап-шоп итеп сөям дә, үземчә яшим.
– Дусларың, киңәшер кешеләрең бармы?
– Татарстанның атказанган артисты, режиссерым Алсу Хәбетдинова туганым кебек якын. Иҗатта, тормышта нинди генә фикер, идея туса да аңа шалтыратам. Ул киңәшләрен бирә, төшенкелеккә бирелсәм – өметләндерә, хисләнеп очсам, җиргә төшерә, ярдәм кирәксә булыша.
– Сер түгел, сәхнә кешеләре арасында көнчелек тә, хөсетлек тә, аяк чалучылар да бар.
– Мин бит кечкенәдән әбинең кычкыруларына, оршуларына дәшмичә, сабыр һәм түземле булып үскән кеше. Әби миндә үҗәтлек, максатчанлык сыйфатларын тәрбияләде. Мин шул сыйфатларым белән гайбәтчеләрне ишетмичә, әкрен генә алга барам.
– Ни өчен Марсилия псевдонимы алдың?
– Минем чын исемем Елена Буханова. Әтиемнең исеме Марсил. Аңа рәхмәт йөзеннән 17 еллап инде Марсилия псевдонимы белән чыгыш ясыйм. Әгәр ул мине Татарстанга кайтармаса, мин татар җырчысы булмас идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев