Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Март аеннан яңа фатирларда янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыра башлыйлар

Әлеге җайланмаларны янгын сигнализациясе булмаган күп катлы йортлардагы барлык фатирларда куячаклар.

 1 марттан яңа торак йортлардагы барлык фатирларда автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырачаклар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге департаменты директоры Ринат Еникеев шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта кагыйдәләр җыелмасына яңа төзелгән йортларда янгын сигнализациясе һәм махсус датчиклар урнаштыруга бәйле таләпләр кертелгән», - дип ачыклык кертте ул.

Шул ук вакытта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле янгын турында хәбәр итү җайланмаларының янгын сигнализациясе системасы булмаган күп катлы йортлардагы барлык фатирларда да мәҗбүри рәвештә куелачагын әйтте.

Бүгенге көндә янгынга каршы махсус датчикларны барлык торак йортларда да 28 метрдан, ягъни тугыз каттан өстәрәк гомуми кулланудагы зоналарда урнаштыру таләп ителә. 

«Татар-информ» агентлыгы биш ел эчендә янгын турында хәбәр итү җайланмалары ярдәмендә Татарстанда 116 кешене янгыннан коткарулары хакында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев