Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә Бөек татар җырчысын искә алдылар

Ренат Ибраһимовны Италиянең музыка белгечләре «рус Павароттие» дип йөрттеләр.

Мәскәүдәге татар мәдәнияте йортында Россия эстрадасының легендар артисты Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узды. Аны «Әсәдуллаев йорты»  җитәкчеләре һәм Татарстанның Россиядәге вәкиллеге оештырды. 

Хәтер кичәсенә килгән кунаклар арасында күренекле шәхесләр, танылган артистлар, Р.Ибраһимовның дус-кардәшләре, бергә укыган иптәшләре, туганнары, хатыны Светлана һәм балалары бар иде.

Генерал-полковник Рәсим Акчурин, Россия мөфтие рәисе урынбасары Рушан Аббясов җырчы турында истәлекләре белән уртаклашты. 
РФнең атказанган артисты, Россия опера җырчысы Владимир Кудашев, Татарстанның атказанган артисткалары Роза Хабибуллина һәм Гөлчәчәк Галләмова, эстрада җырчысы Александр Айвазов, Р.Ибраһимовның укучысы Мари Карнет, улы Солтан тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр. 
Чыгыш ясаучыларның барысы да Ренат Ибраһимовка карата тирән ихтирамын, аның иҗатына, күпкырлы талантына һәм уникаль тавышына булган мәхәббәтен җиткерергә омтылдылар.

Ренат Ибраһимов талантлы артист кына түгел, ул искиткеч сыйфатлар бәйләменә ия көчле рухлы кеше дә иде. Үзенең уникаль тавышы белән традицион классик операдан башлап хәзерге заман хитларына кадәр башкарды. Аны Италиянең музыка белгечләре «рус Павароттие» дип йөрттеләр. Чөнки аның тавышы беренче ноталардан ук үзенә җәлеп итәрлек көчкә ия иде. Концертларында ул берничә сәгать дәвамында бернинди фонограммасыз җырлады.
1999 елдан башлап эшләп килүче җыр театрында ул төрле музыкаль жанрларны популярлаштыру өчен дә көч куйды. Аның күп еллык иҗат нәтиҗәсе – ике дистәдән артык диск һәм сингллар.

Соңгы ун елда Ренат Ибраһимов күңеле белән ислам диненә тартылды. Аллаһыга якынлашу теләге белән Ислам диненен барлык кагыйдәләрен үтәргә тырышты, биш вакыт намазын калдырмады.

Аның тормышында һәм иҗатында аеруча зур урынны «Ана» сүзе алып торды. Ананың кадерен аңлатырга, башкаларга җиткерергә теләде ул. Изге затларга багышлап еш кына хәйрия концертлары да үткәрде.

Ренат Ибраһимов чын татар кешесе буларак туган телне саклап калу, аны киләчәк буынга җиткерү өчен дә лаеклы хезмәт куйды. Тормыш иптәше Светлана белән бергә үстергән балаларын татар телендә сөйләшергә өйрәтте. 

Мәскәүдәге «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасы вәкилләре Ренат Ибраһимов белән тыгыз элемтәдә яшәде. Артист берничә мәртәбә оешма җитәкчесе Рөстәм Ямалеев үткәргән бәйрәмнәргә һәм очрашуларга зур кунак булып чакырылды. Соңгы шундый күрешү Ифтар кичәсендә узды.

Көчле һәм бай рухлы, искиткеч талантлы һәм күп төрле сәләткә ия, юмарт һәм чиста күңелле, уникаль тавышлы, чын мөселман кешесе Ренат Ибраһимов бу якты дөньядан китеп барса да, ул музыкасында, үзенең балаларында һәм якыннарының хәтерендә мәңге яши!

Лилия Галимова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәтер