Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машинагызны эвакуатор алып китте...

Тукталышка таба ашыгам. Шунда бер ханымның нишләргә белми торганын күреп алдым. Баксаң, машинасы урынында юк икән.

Каядыр шалтырата. Күренеп тора: мондый ситуациядә беренче калуы һәм ул ни эшләргә икәнлеген белми. Мин исә аның машинасы торырга тиешле урынны күзәтәм. Әһә, парковка ярамый. Соң, җаныкаем, синең машинаңны эвакуатор алып киткән бит! 

Шәһәрдә тиешле урында калдырылмаган машиналарны эвакуатор алып китә. «Парковка рөхсәт ителмәгән», «Туктарга ярамый», «Инвалид урыны» һәм башка шундый юл билгеләренә игътибар итмәүчеләр хәтта кибеткә кереп чыккан арада да «корыч ат»ларыннан колак кагарга мөмкин. Административ хокук бозучының автомобиле эвакуатор белән штраф мәйданчыгына озатыла. 

– Машинагыз урында булмаса, беренче чиратта полициягә шалтыратырга кирәк (кәрәзле телефоннан – 102 яисә 112 номеры). Инспектор машинаны кайчан, ни өчен һәм кайда алып киткәнлеге турында мәгълүмат бирәчәк. Протокол төзелә, автомобиль хуҗасына штраф билгеләнә. 

Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешсез урынга куеп, җәяүлеләргә комачаулык тудырганда 1000 сум штраф каралган. «Туктарга ярамый» юл билгесе янына автомобилегезне куеп китсәгез – 1500 сум. Инвалид урынына куйсагыз, штраф күләме 5000 сум. 20 көн эчендә эчендә түләп җитешсәгез, 50 процент ташлама бирелә, – ди Чаллы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Рузил Заһидуллин. 

Чаллыда штрафстоянкалардагы бәяләр

Машинаны махсус стоянкага эвакуацияләү бәясе 3200 сумны тәшкил итә. Шуларга саклау вакыты өстәлә:

* 1 көннән 3 көнгә кадәр (1 сәгате):
– А категорияле мотоцикллар өчен – 32,44 сум;
– B категорияле җиңел машиналар өчен – 64,87 сум;
– D категорияле йөк машиналары һәм С категорияле автобуслар өчен – 129,74 сум;
– габаритсыз транспорт чаралары – 194,62 сум.

* 4 көннән 30 көнгә кадәр:

– теләсә нинди категориядәге транспорт чарасы өчен тәүлегенә 1200 сум.

31 көннән соң машиналар бушлай саклана. Эвакуация вакыты тоткарлау турындагы протоколга теркәлеп бара.

Машиналарны штрафстоянкадан алу ничек башкарыла? 

Юл-патруль хезмәте инспекторы нишләргә тиеш:
1. Техниканы фото, видеога төшерә.
2. Административ хокук бозу турында карар чыгара.
3. Шаһитлар җәлеп итеп, транспорт чарасын озату турында протокол төзи.
4. Эвакуация хезмәтен чакыра.
5. Эвакуация хезмәте транспорт чарасын кабул итеп алу турында акт төзи.
6. Эвакуатор хезмәткәре транспорт чарасын фото, видеога төшерә.
7. Юл-патруль хезмәте инспекторы дежур частька автомобильнең штраф мәй¬дан¬чыгына китерелү вакытын, сә¬бәпләрен хәбәр итә. Транспорт чарасын кую урынын билгели.
8. Транспорт чарасын тоткарлау турында протокол РФ Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Чаллы буенча юл-патруль хезмәтенә тапшырыла.

Машина йөртүче нишләргә тиеш:

1. Дежур частька шалтыратып автомобиле турында белешә.
2. Машина махсус стоянкага китерелә. Биредә автомобиль хуҗасы юл-патруль хезмәте инспекторы протоколы белән таныша. Протокол тутырганда йөртүче Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча мәгълүмат үзәге аша да тикшерелә.
3. ЮХИДИ карары нигезендә чыгымнар каплангач, машина хуҗасына тапшырыла.
4. Йөртүченең үзе белән паспорты, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү турында таныклыгы, ОСАГО иминият полисы, административ хокук бозу турында карары булырга тиеш. 

Әгәр машинаны башка кеше алса, бу очракта нотариуста расланган ышаныч кәгазе дә булырга тиеш. Штрафстоянка хезмәткәре эвакуация һәм саклау өчен сезгә квитанция язып бирәчәк.

Эвакуацияләнгән машинаны юллап алу кесәгә суга, вакытны ала һәм уңайсызлыклар тудыра. Күңелсез хәлдә калмас өчен юл билгеләренә игътибарлы булырга һәм машинаны рөхсәт ителмәгән урында туктатмаска кирәк.

Илдар Исләмгәрәев, эшмәкәр: 

– Машинамны эвакуатор алып киткәне бар. Хәтерлим, 6нчы комплекс тирәсендәге даруханәгә тиз генә кереп чыктым. Чыгуыма машинамны эвакуатор төяп куйган. Бөтен чыгымнарны капларга туры килде. Аның инде акчасын да түләрсең, машинасыз калу уңайсыз бит! Таксига киткән акчалар белән санасаң, 10 мең сумга якын акчам чыкты. Хәзер юл билгеләренә карап йөрим.

Илгиз, мерчандайзер:

– Машинагызны тиешле урынга куегыз, имеш! Аның урыннары бармы соң дип сорагыз башта! Ул йортларны төзиләр дә төзиләр, ә машина кую урыннары юк. Бүген бер йортта бер генә түгел, икешәр-өчәр автомобиль. Хәзер кыш. Машинаны кайда куярга да белмәссең...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев