Машиналарга көнчел ир-ат ут төрткән булырга мөмкин, диләр
Чаллыда 15 сентябрь төнендә 7 машина януы буенча яңа мәгълүматлар билгеле.
Чаллының 58/24 йорты янында берьюлы 7 машинаның януы халыкны шаккатырды. Шәһәрдә моңарчы мондый хәлнең булганы һич тә юк иде.
Исегезгә төшерәбез, 58/24 йорты ишегалдында беренче булып BMW X6 автомобиле дөрли башлый. Соңыннын ут янда торучы машиналарга күчә. Нәтиҗәдә, BMW Х6, Hyundai һәм Chevrolet Lanos тулысынча янып бетә. BMW, Mitsubishi, ВАЗ-2114 һәм ВАЗ-2112 автомобильләре өлешчә зыян күрә.
Хокук сакчылары ут төртүче эзенә видеокамералардан карап чыга. Аңа җинаять эше кузгатылды. Ир-атка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
“Шәһри Чаллы” газетасы 58/24 йортында яшәүчеләр белән аралашып яна мәгълүматлар туплады.
"Ут капкан BMW автомобиле хуҗасы хатын-кыз, кечкенә баласы бар. Иреннән аерылып, күптән түгел генә 58/24 йортында башка ир-ат белән тора башлавы билгеле. Элекке ире көнләшеп, яңа ире бүләк иткән машинаны яндырырга була. Моны ул үз кулы белән эшләми - 40 яшьлек ир-атка куша, янәсе ул аңа тиешле була", - дип сөйләде йортта яшәүчеләрнең берсе. BMW автомобиле хуҗасы хәзер шок хәлендә. Анын белән элемтәгә чыга алмадык.
Видеода: BMW автомобиле ут капканчы
Тулырак мәгълүмат:
Чаллыда берьюлы 7 машина янды http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-beriuly-7-masinaga-ut-torttelar-fotolar
Машиналарга ут төртүчене тоткарладылар http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/masinalarga-ut-tortucene-totkarladylar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев