Машиналарга ут төртүчене тоттылар
Ул 40 яшьлек ир-ат.
Машиналарга ут төртүченең эзенә хокук сакчылары бик тиз чыга. Аларга йортта урнаштырылган видеокамералар ярдәм итә. Анда ир-атның ут төртеп, машинага утырып качуы күренә.
Полиция хезмәткәрләре ут төртүчене фатирында тоткарлый. Ир-ат үз гаебен таныган. Әмма мондый адымга баруының сәбәбен атамый. Кеше милегенә зыян салуда гаепләнүче шәһәрдәшкә карата җинаять эше кузгатылды. Аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Янгын турында монда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев