Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Матур безнең калабыз

Һәр җәй саен шәһәребез урамнары күз явын алырлык матур чәчәкләргә күмелә. Быел, шәһәр халкына бүләк ясап, "Горзеленхоз" оешмасы хезмәткәрләре шәһәребез проспектларында күләмле фигуралар ясап куйганнар. Тукай яр буе урамында чаллылыларны чәчәктән ясалган аккош сыны каршы ала. Әлеге матурлыкны тудыру өчен 2 мең данәдән артык чәчәк үсентесе кулланылган. Тынычлык һәм Халыклар...

Һәр җәй саен шәһәребез урамнары күз явын алырлык матур чәчәкләргә күмелә.

Быел, шәһәр халкына бүләк ясап, "Горзеленхоз" оешмасы хезмәткәрләре шәһәребез проспектларында күләмле фигуралар ясап куйганнар. Тукай яр буе урамында чаллылыларны чәчәктән ясалган аккош сыны каршы ала. Әлеге матурлыкны тудыру өчен 2 мең данәдән артык чәчәк үсентесе кулланылган. Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында тәвис кошы "үсеп" чыккан. Фигура карабодай гөле, бегония һәм колеус чәчәкләреннән ясалган. 146 кв. метрлы бал корты Азатлык мәйданы каршына "кунган", бик матур күбәләк сыны исә, Автозавод проспектын бизи. Шәһәрнең Мәскәү проспектында көянтә һәм дельфиннар фигураларын күрергә мөмкин. Аларны ясау өчен 16 меңнән артык чәчәк киткән. Күләмле фигураларның гомуми мәйданы 2017 кв. метрны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев