Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Матурлык салоннарына йөрергә ярыймы?

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга дин әһелләренең җавапларын тәкъдим итәбез.


– Мин шаярырга яратам, мине җор телле диләр. Ислам дине мәзәк сөйләү, юморга карата нинди карашта икән? 
– Пәйгамбәребез (с.г.в): «Шаярып та ялганламагыз», – дигән. Әгәр дә дөреслекне әйтеп көлдерәбез икән, гөнаһ булмас. Пәйгамбәребез (с.г.в) дә дөресен әйтеп шаяра торган булган. Ләкин кемнедер мыскыллап, кешене түбәнсетеп, гайбәт тарату максаты белән, нидер уйлап чыгарып көлдерүләр ислам динендә тыела. 
– Якын кешем мине туена чакыра. Анда хәрам әйберләр дә булачак икән. Ул үпкәләмәсен дип, мин бу чакыруны кабул итә аламмы? 
– Хәрам эчемлек, ризык булган мәҗлесләргә бару – мөселман өчен тыелган гамәл. Кайсы очракта рөхсәт ителә? Хәрам ризык, эчемлекләр булган өстәлдә утырган очракта, аларны өстәлдән алып куюны сорап, табында аны кулланмасалар. Гадәттә, болай эшләмиләр инде. Мондый чакта, мәҗлескә бармый гына, чакырган кешене алданрак котларга мөмкин.
– Кабер янына килгәч, нинди дога уку хәерле? 
– Кабер янына килгәч, «Мүлк», «Ясин», «Фатыйха», «Ихлас», «Әл-Кәфирун» сүрәләрен укып, дога кылырга мөмкин. Доганы үз телебездә кылабыз. Йә булмаса Ибраһим (г.с.) догасын укырга була: «Әй Раббыбыз! Хисап соралачак кыямәт көнендә мине, ата-анамны һәм бөтен мөэминнәрне гафу әйлә».
– Мөслимәләргә матурлык салоннарына йөрергә ярыймы? 
– Дин хөкемнәрен бозмый, гөнаһ гамәлләр кылынмый икән, бу очракта рөхсәт ителә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сездән – сорау, бездән –җавап