Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татар кызы мәхәббәте артыннан Һиндстанга киткән

Эльвираның әти-әнисе каршы булган.

Эльвира Читте – мәхәббәте хакына Һиндстанга күченеп киткән Апас кызы. Ул үзенең блогында кавын уңышын җыйганын, банан чәчәк атканын, мамык агачын һәм башка бик кызыклы күренешләрне күрсәтә. Көн саен аудитория эксклюзив контент көтә: Эльвираның тормышын Һинд киносын караган кебек күзәтеп баралар. Җәен гаилә кире Татарстанга яшәргә кайта, әлегә Эльвира эшләре буенча берничә атнага Казанга кайткан. Шул арада ул безгә үзенең кызыклы тормышы, Һиндстандагы гореф-гадәтләр турында сөйләде.

«Казанга укырга килгән Пуру белән мине бер уку йортында белем алган иптәш кызым таныштырды. Ул үзе Бангладеш егете белән аралаша иде. Мин чит телләр факультетында белем алгач, инглизчә аралашасым килде. Мине дә берәрсе белән таныштыруларын сорадым. Арабыз шулай ук якынаер дип уйламадым да. Пуру беренче тапкыр «яратам» дигәч кенә аңа икенче төрле карый башладым», – дип елмаеп искә ала Эльвира.

Кызның әти-әнисе каршы булган. Аеруча, әтисе яшьләрнең хисен аңламаган...

Дәвамын «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев