Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев: «Җәмигъ» мәчетен 25 елга сузмыйбыз»

Чаллы җитәкчелеге, төзүчеләр, дин әһелләре һәм журналистлар төзелеш объектында җыелды.

"Җәмигъ" мәчетенең фундаменты 25 ел торган. Төзелеш тә шуның кадәр дәвам итәчәк дигән сүз түгел. Без аны тизрәк төзеп бетерергә тырышачакбыз. Әмма шул ук вакытта сыйфатлы да итеп төзү максаты куела", - ди шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Бүген ул төзүчеләр, дин әһелләре һәм журналистлар белән бергә төзелеш объектына чыкты. Башкарылган эшләр һәм алга таба планнар белән танышты.

Мәчетне быел мәр-мәр белән тышлый башладылар. Әмма эшләр кышка туктатылып торачак. "Урамда суык. Мондый эшләрне җылы көннәрдә генә башкарырга кирәк", - ди Попечительлек советы рәисе Уел Хөсәенов.

Эшчеләр витражлар белән шөгыльләнә башлаячак. Барлыгы 28 витраж ясауга заказ бирелгән. Тәрәзәләр үзенчәлекле булу сәбәпле, аларны Санкт-Петербургта ясатачаклар. Декабрьда урнаштыра башлаячаклар. Эшләр майга кадәр сузылачак. Искәртрегә кирәк, витражлар ясау эшен үз өстенә "Татпроф" компаниясе алды.

"Тәрәзәләр куелганчы полиэтилен яки башка материал белән капларга кирәктер. Эчкә кар кермәсен", - ди мэр.

Наил Мәһдиев мәчетнең эчке ягы белән дә танышты. "Идәннән гөмбәзгә кадәр - 31 метр. Биредә җылы мохит сизелә", - дип сөенде мэр. Биредә хатын-кызлар, ир-атлар, балалар өчен аерым бүлмәләр булачак. 

Киләсе очрашуда мәчетнең эчке өлеше проектын уратага салып сөйләшергә сүз куештылар.  

"Гөмбәзләргә ярымайлар урнаштыргач, мәчетебез нурланып китте. Ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Рәхмәт, Наил Гамбәрович! Сезнең ярдәмегез белән төзелеш җанланып китте. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, тагын да изге гамәлләр кылырга насыйп итсен, - диде Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин. 

Мәчет төзелеше 2010 елда башлана. Әмма ныклап аңа 2017 елда гына тотыналар. Наил Мәһдиев монда элекке башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллинның өлеше зур дип белдерде. "Ул яныма кереп мәчетне төзеп бетерергә кирәк дип өндәде. Төзелеш өчен күпме акча кирәк икәнен беләсеңме соң дип сорау бирдем мин аңа. Беләм диде. Тәвәккәлләдек",- ди мэр.

Боз урыныннан кузгалды. Шөкер, бүген төзелеш материаллары белән дә, акчалата да ярдәм итүчеләр күп. Мәчет хәйриячеләр һәм иганәчеләр ярдәмендә төзелә. 

"Төзелеш җанланып киткән мәлне "ТЭМПО" предприятиесе күпләп арматура белән тәэмин итте. Шуннан соң арматурага бәяләр 3-4 тапкырга артты. Күрәсезме, аның чыгымнары үз-үзен ничек аклады. Үзләре дә шаккаттылар. Аллаһы Тәгалә биргәнгә икеләтә күбрәк бирә", - ди Наил Мәһдиев. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев