Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев: «Юллар - Чаллының визит карточкасы»

Шәһәрдә ремонттан соң Вахитов проспектын ачтылар.

Чаллыда капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә Вахитов проспектын ачтылар.

"Бүген шәһәрдә зур бәйрәм һәм аның төп геройлары - юл салучылар. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Матур, уңайлы һәм иң мөһиме - куркынычсыз юллар барлыкка килде. Хәзер алар Чаллының визит карточкасы булып тора", - диде мэр.

Проспект "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" россиякүләм милли проект кысаларында ясалды. Бу максатка 700 миллион сумнан артык акча сарыф ителде.  Юл хәрәкәте иминлеге юллар сыйфатыннан торуын Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков та ассызыклады. 

Мэр Наил Мәһдиев алдынгы төзүчеләрне мактау кәгазьләре белән бүләкләде. 

Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә уңайлыклар тудырылуына игътибар итте. 

"Вахитов проспектыннан тыш, иркен җәяүлеләр юллары барлыкка килде, "Глобус" тукталышындагы җир асты кичүен төзекләндерделәр. Алар уңайлы да, куркынычсыз да. Юллар турында сүз дә юк. Аның нәтиҗәсе дә бар. Соңгы елларда аварияләр саны да, һәлак булучылар да бермә-бер кимеде. Юлларны тәртипкә китерү эшләре алга таба да дәвам итәр дип ышанам", - диде Радий Кадиков. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев