Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мич белән сак эш итегез!

Ел башыннан республиканың торак секторында 1888 янгын чыкты. Барысы да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәү нәтиҗәсендә. Гадәттә өйдә янгын саксызлык аркасында килеп чыга. Электр розеткаларына көч килү, төзек булмаган электр җиһазларының кушылып калуы, янган килеш калган тәмәке төпчекләре, төзек булмаган мичләр һәм каминнар - болар янгынга китерүче сәбәпләр. Салкыннар...

Ел башыннан республиканың торак секторында 1888 янгын чыкты. Барысы да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәү нәтиҗәсендә.

Гадәттә өйдә янгын саксызлык аркасында килеп чыга. Электр розеткаларына көч килү, төзек булмаган электр җиһазларының кушылып калуы, янган килеш калган тәмәке төпчекләре, төзек булмаган мичләр һәм каминнар - болар янгынга китерүче сәбәпләр. Салкыннар җитүгә мичләре һәм каминнары булган шәһәрдәшләр түбәндәге кагыйдәләрне истә тотсыннар иде:

- төтен юлларын өч айга бер мәртәбә чистартыгыз;

- мичне ягар алдыннан аның төзеклегенә инанырга кирәк. Мичтә ярыклар булса, аны балчык белән сылагыз;

- ярыклар хасил булмасын өчен мичне мөстәкыйль нигезгә урнаштыру зарур;

- мич бер яктан да агач диварга тиеп тормаска тиеш; алар арасында мич биеклегендә бушлык булсын;

- мич ишеге алдындагы агач идәнгә 0,5-0,7 метр зурлыктагы калай кадаклап куелырга тиеш.

А.Алакаев,

Үзәк район буенча өлкән инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X