Кайвакытта кешеләр белән очрашып сөйләшкәч күңелдә аның турында төрле тойгы уяна: бу кешедә милли гамь бар яки юк. Чыннан да саф татарча сөйләшеп тә туган милләтен кире кагучылар, яки аның язмышына, теленә, мәдәниятенә, тарихына битарафлар бар әле. Андыйлар үзләрен Аллаһның "кашка тәкәсе" итеп күрәләр.
Кайдан чыкканын белмичә вата-җимерә русча сөйләшсә сөйләшә, әмма халкын түбәнсетүдән чирканмый. Менә шуңа йөрәк әрни дә инде. "Сез бит татар кешесе, халкыбыз өчен бергә эшлик", - дип әйтүне алар аңламый. Бигрәк тә бу көннәрдә яңа газета-журналларга яздыру вакыты җиткәч татар җитәкчеләре баш булып утырган кайбер оешма-предприятиеләргә хат белән ярдәм сорап баргач: "Пычагыма кирәкме синең татар газетаң", - дип әйтүчеләрне күрү йөрәккә хәнҗәр батыру белән бер. Бу кешедә милли мән юклыгын , аның матди байлыкка гына табынуын, саранлыгын тоеп хәйран каласың. Кем тәрбияләп үстерде икән бу манкортны, дисең.
Инде елмаеп каршы алып ярдәм итәбез, дип торган чын татар җанлы, милләтебез өчен аз булса да булышлык итәм, дигән җитәкчеләр янында булуы үзе бер рәхәт. Андыйларның башында мең төрле мәшәкатьләр, борчулар, проблемалар булса да, хәтта акча ягына кытлык кичерсәләр дә милләтебез турында барыбер кайгырталар: аз булса да өлеш чыгаралар. Милли матбугатыбыз бетмәсен, үзебезнең "Шәһри Чаллы" газетасының тиражы төшмәсен, дип уйлый алар. Менә шундый милли гамьле кешеләр күбрәк булсын иде! Аллага шөкер, алар бар. Инде 2017 елның беренче яртысына газетабызга яздыру вакытында без андый җитәкчеләр белән инде очраша торабыз. Әлбәттә, исемнәрен соңрак, ел ахрында укучыларыбызга да хәбәр итәрбез.
Милли гамь дигәннән, без милләтебезне татарлар үзебез генә саклап, яклап кала алабыз. Безне ниндидер бер суррогат халык күрергә теләүчеләр заманында ата-бабаларыбыздан калган йолалар, үгет-нәсыйхәтләрне онытмый яшәсәк кенә татар җанлы булып калып була. Кайчандыр милләт, дип урамда кычкырып йөрүләр заманы инде артта калды. Шул кычкыручылар да кайсыдыр кая таралып үз сәүдәләрен ачып юкка чыктылар. Менә аларның да әле татар газетабызны саклыйк, дип ярдәм белән килгәннәре юк. Чаллыда милләт гамен, җанын саклап калучы нибары өч нокта калды: Чаллы Татар дәүләт драма театры, "Күңел" радиосы, "Шәһри Чаллы" газетасы. Анда-санда мәдәният йортларында, яшьләр үзәкләрендә, уку йортларында үткәрелгән кичәләр даимилекне сакламыйлар. Күбесе формаль рәвештә генә үтә. Чаллыда милли тормыш бик сүлпәнәйде. Без моны сәяси ясыллыкта әйтмибез, котырту башка халыкларга каршы кую иң яман нәрсә.Үзебезне үзебез кайгыртырга тиеш! Ә милләтең өчен хезмәт итү: телен, динен, мәдәниятен, әдәбиятен, сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәреп, шуның белән яшәү-халкыбызның күңелен рухи яктан баетып киләчәккә бару ул.
Октябрь инкыйлабына кадәр бөтен татар басмалары: газета-журналлары бай хәйриячеләр хисабына чыккан. Бүген дә шушы тәҗрибә кире әйләнеп кайтсын иде, ягъни яздыру вакытында үзебезнең татар шәхси эшмәкәрләренең дә ярдәменә бик мохтаҗ без. Кайчандыр татарча үз шәһәр газетабыз юк, дип йөргән идек, нигә шушы бердәнбер милли җанлы" Шәһри Чаллы" ны саклап калмаска, ярдәм кулы сузмаска?!
Хөрмәтле милләттәшләр, инде тел төбемне аңлагансыздыр. Безгә сезнең ярдәм кирәк. Чаллыдагы һәр татар гаиләсенә яңа елдан "Шәһри Чаллы" килсен, дип тырышабыз.
Безнең газетага язылып яки туганнарыгызны, якыннарыгызны, күршеләрегезне яздырып күпме игелек эшлисез. Почта аша язылсагыз ярты елга 624 сум түләргә кирәк. Предприятие-оешмаларга күпләп язылганда (15-20 данәдән башлап) арзанрак бәядән китереп бирәбез. Аның бәясе ярты елга нибары 280 сум.
Күпләр без мәгълүматны радио-телевидениедән, интернеттан алабыз, безгә шул җитә, дип әйтер. Әмма борынгылар әйтмешли ташка басканны бернәрсә дә алыштыра алмый.
Галимнәр алга киткән Европа илләрендә газеталарның күп тиражлар белән чыгу сәбәбенә төшенгәннәр: милли менталитетны бары тик басма мәгълүмат чаралары гына саклап калырга булыша, кеше кулына газета тотып укыса гына милли гамь аңына сеңеп кала икән. Электрон мәгълүмат чаралары исә болай ук тәэсир итми икән.
Әйе, катлаулы, авыр чорда яшибез. Акчаны барысына да җиткерергә кирәк. Әмма рухи байлыгың булмаса, үзеңне чын татар итеп тоймасаң тормышың бөтен буламы соң? Тәмле дә ашыйсың, матди байлыгың да бар, цивилизацияле булам, дип чит телләр өйрәнәсең, диңгез буена ял итәргә дә барасың, ди. Аллага шөкер, безнең халык яхшы яшәргә тиеш. Сөенәбез, ләкин һәрвакыт үзебезнең татарлыгыбызны онытмыйк! "Шәһри Чаллы" газетасына язылыйк! Бергә һәм бердәм булыйк!
Мирһади Разов,
"Шәһри Чаллы" газетасы баш мөхәррире
Нет комментариев