Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Миллион сумлык йөзекләрне дә төзәтәбез»

Кышын Россиядә ювелирлар көне билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә кыйммәтле бизәнү эшләнмәләренең ниндиләре популяр, сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә? Бу хакта 30 елга якын зәркәнче булып эшләгән, шәһәрдә бердәнбер гемолог булып торган Василий Родионов белән сөйләштек. Родионовларның алтын эшләнмәләрен ремонтлау буенча үз студияләре дә бар.
– Василий Николаевич, шәһәрдә зәркән кибетләре дә күп бит, мондый студияләргә йөрүчеләр бармы?
– Әлбәттә, бездән кеше өзелми. Студиябез нигездә ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Муенсалар, беләзекләр гел өзелеп тора. Йөзекләрен, балдакларын зурайтырга, кечерәйтергә алып киләләр. Мираска калган алтын эшләнмәләреннән үзләренең туйларына балдаклар ясаучылар да бар. Бездә мастер-класслар да уза: үз алтыннарын алып киләләр дә, үзләре үк ясый. Кемгәдер кибеттә сатыла торган эшләнмә ошамый, үзләренең дизайны буенча үзгәртүне телиләр. Индивидуаль дизайн буенча эшлибез. Бижутерия алып килеп, шундыйны алтыннан яки көмештән ясап бирүне сорыйлар.

– Сез бу шөгыльне кайда үзләштердегез?
– Үзем өйрәндем, башта хобби кебек булды. Аннан эш өчен акча ала башладым, тора-бара бу төп эшемә әйләнде. Хәзер гаилә остаханәсе оештырдык – ике улым да минем белән эшли, аларны үзем өйрәттем. Кирәкле җиһазлар, кораллар алдым, алар арзан түгел. Әмма заманча технологияләр эшне күпкә җиңеләйтә. Мисал өчен, 20 ел элек лазерлы гравюра турында хыяллана да алмый идек. Әйтик, зөбәрҗәт (изумруд) белән бик сак эшләргә кирәк: аны җылытсаң, сынарга мөмкин. Шуңа күрә лазер станогында беркетәбез – барысы да матур, пөхтә килеп чыга.

– Сез төзәткән иң кыйммәтле бизәнү эшләнмәсе нинди иде?
– Андыйларны еш кабул итәбез. Миллион сумлыкларын да төзәтәбез. Мәсәлән, бриллиант кашлы йөзек икән, 1,5 каратлы ташы гына да 500 мең сум тора. Кыйммәтле ташлар белән йөзек сатып алалар ди, тора-бара ул бармакка сыймый башлый. Закон буенча ювелир кибетенә яңадан кайтарып булмый, шуңа безгә киләләр. Кайчакта чит илдән кыйммәтле ташлар алып кайталар да, шулар белән бизәнү эшләнмәсенә заказ бирәләр. Әле эш бәядә генә түгел – кемнеңдер аерым металлга аллергия булырга мөмкин. Бер хатын иренә титаннан балдакка заказ бирде, чөнки кыйммәтле металларга аллергиясе булган. Ирен башкаларга бирмәс өчен тәки бармагына балдак кидертте.

– Кайсысы күңелегезгә якынрак: яңаны ясаумы, әллә ватылганны төзәтүме?
– Ремонт эшләренә өстенлек бирәбез. Шәхси заказларга сирәк алынабыз. Хәзер законнар да катгыйланды. Әгәр алтын алып киләләр икән, мин аны Красноярскийда урнашкан аффинаж заводына җибәрәм, анда металлны катнашмалардан чистарталар. Алтынны махсус почта аша җибәрергә кирәк. Эшләнмәне әзерләп бетергәч, Түбән Новгородтагы Пробирная палатага җибәрәм, элек ул Казанда да бар иде. Анда металлның составын, сыйфатын һәм чисталыгын тикшерәләр. Бу, әлбәттә, зур чыгымнар сорый, алар да эшләнмәнең бәясенә йогынты ясый. Ремонт исә җайлырак. Мәсәлән, бер алканы югалтканнар ди – мин икенче парыннан кулон яки йөзек ясап бирә алам.

– Хәзер алтын, көмеш эшләнмәләргә язулар ясау да модага кереп китте.
– Әйе, бездә дә гравюрага заказлар бар. Гадәттә, туй балдакларына яздыралар, туган көннәргә, бала тугач, көннәрне күрсәтүне сорыйлар. Истәлекле медальләргә заказ бирүчеләр дә булды. Берничә ел элек СВОдагы егетләргә бирергә жетоннарга яздырдылар. Ул нержавейкадан ясалган, шунда «Өйгә исән-сау кайт!», «Үзеңне сакла!» кебек сүзләр яздырдылар.

– Хуҗасы белән аның бизәнү эшләнмәсе арасында уртаклык бармы? Кемгәдер аерым ташлар гына килешә диләр?
– Соңгы арада эзотерика үсештә. Үзләренә туры килгән ташны алып килеп, шуны куеп бирүне сораучылар шактый. Алар аның тылсымлы көченә ышана. Мәсәлән, хризолит кашлы йөзекне сул кулдагы бармакка киеп йөрсәң – акча килә дип юрыйлар. Йөзекләренә, беләзекләренә махсус язуларның көченә дә ышаналар, руналар (борынгы символлар) белән яздыручылар бар. Әгәр кеше ышана икән, аның зыяны юк дип уйлыйм.

– Сез профессиональ гемолог та бит әле, ягъни кыйммәтле ташлар буенча эксперт. Бу белгечкә ихтыяҗ бармы?
– Әйе. Кешеләр ташлар сатып ала да, аның кыйммәтендә шикләнә башлый. Мин аларның икеләнүләрен бетерәм: ясалма рәвештә үстерелгәнме, табигыймы икәнен ачыкларга булышам. Бу һөнәргә мин Мәскәү дәүләт университетында махсус укыдым.

– Алданучылар бармы соң? Мәсәлән, бриллиант кашлы алтын йөзек бүләк итәләр, ә ул арзан таш булып чыга?
– Мондый очраклар күп. Муассанит белән бриллиантны аера алучылар да юк. Муассанит – ясалма рәвештә үстерелгән таш. Ул утта бриллианттан да матуррак уйный. Кайбер очракларда махсус җайланмалар да хата күрсәтергә мөмкин. Әмма бриллиантның ярты караты 150 мең сум тора, муассанитның бәясе 10 мең сум тирәсе. Муассанит – бриллиантның лабораториядә җитештерелгән имитациясе, әмма табигый бриллиант түгел.

– Зәркән салоннарында да алдарга мөмкиннәрме?
– Юк. Исем өчен дә эшлисең бит әле: бер тапкыр сатып алучыны алдадыңмы – сиңа килмәячәкләр. Икенчедән, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Кайчакта сатучылар дәшми калырга гына мөмкин. Мисал өчен, эшләнмә кәгазендә «бриллиант» дип языла, әмма аның табигый түгеллеге күрсәтелми. Моны сатучыдан сорарга кирәк. Кагыйдә буларак, халык арзанракны сайлый. Кыйммәтле ювелир эшләнмәләре сатып алганда, аның паспортын, сертификатын сорарга киңәш итәм.

– Сез сирәк очрый торган һөнәр иясе. Чаллыда гемологлар бармы? Сезгә тагын кемнәр мөрәҗәгать итә?
– Чаллыда миннән башка тагын югары белемле ике гемолог бар, әмма алар экспертиза белән шөгыльләнми, шуңа барысы да миңа килә. Чынлыкта исә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Мисал өчен, бер ир-ат Таиландтан хатынына сапфирлар белән ак алтыннан эшләнгән муенса, алкалар һәм йөзек алып кайткан. Аннары ни өчендер аларның сыйфатында икеләнгән. Мин экспертиза уздырдым – болар гади ташлардан ясалган көмеш бизәнү әйберләре булып чыкты. Чит илдә ювелир заводка экскурсия вакытында аны берничә мең долларга сатып алган ул. «Хәзер яңадан Таиландка очаргамы инде?» – дип, баш ватты. «Хатының ялган икәнен беләме соң?» – дип сорадым. «Юк!» – ди. «Алайса әйтеп торма, рәхәтләнеп кисен», – дип киңәш иттем. Чөнки әлеге ювелир эшләнмәләренең документлары да юк иде. Безнең халык бу яктан белемле түгел.

– Сыйфат буенча элеккеге совет алтыны яхшырак, диләр. Алтынның да сыйфаты начарая барамы?
– Бу лигатурага, катнашмаларга бәйле. Игътибар итсәгез, төрле илләрдә алтынның төсе төрле. Италия белән Франциядә 750нче пробадан да түбән алтын юк. Алар сары төскә өстенлек бирә. Кызгылт, ак, кара алтын да бар – болар катнашмаларга бәйле. Сары алтынга көмеш кушыла, ул чыдамлы түгел. Россиядә исә бакыр кушыла, шуңа кызгылт төсле була, мондые ныклырак. 585нче проба диләр – бу 58 проценты алтын, калганнары катнашмалар дигәнне аңлата.

–  Ювелир кибетенә иске алтыннарны тапшырганда фианитларын алып кына аталар. Бу ташлар чыннан да арзанмы?
–  Фианитларны 50нче елларда уйлап чыгарганнар. Фианит – Физик институт академиясе фәннәре сүзеннән килеп чыккан, аның таш буларак үз бәясе 2 сум. Әбиләр дә кайчакта «минем рубин кашлы йөзегем», дип мактанып сөйлиләр бит – ул да табигый рубин түгел, ә ясалма үстерелгән корунд, ягъни алюминий оксиды. 

–  Хәзер модада нинди ювелир эшләнмәләре?
–  Бездә күбесе брендлы әйберләрне ярата. Әмма берничә миллион сумлык андый бизәнү әйберләрен һәркем дә ала алмый. Шуңа да «Картье»ныкына охшатып ясап бирүне сорыйлар. Имеш, дус кызлары чын брендлы ювелир эшләнмәсе дип уйласын. 

–  Алтынны киләчәккә инвестиция итеп алып кую дөресме?
–  Алтын һәрвакыт югары бәяләнә, аның бәясе артып тора. Әмма киләчәк өчен ювелир әйберләре алып кую кирәкми. Ә менә банктан коелма (слиток) алсаң яхшы. Алтыннан бизәнү әйберенең граммы якынча 15 мең сум тора, аны лом итеп тапшырсаң, граммы өчен 7 мең бирәләр, ломбардта 5 500 сумга кабул итәләр. Димәк, 100 меңлек ювелир эшләнмәсен сатып алып, сез аны 20 мең сумга гына сатачаксыз. Әлбәттә, монда сүз брендлы, кыйммәтле антиквариат турында түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язмаларда -язмыш