Милләт күгендәге йолдызлар
Иң күркәм бәйгеләрнең берсе ул "Татар кызы - таң йолдызы". Аның табигать уянган, язгы хисләр кабынган апрель аенда үткәрелүе дә бик дөрес сайланган: бәйгенең илаһи көчен арттыра, ямь өсти. Быел яшь татар кызлары ярышы бишенче тапкыр узды. "Милли бизәк" программасы кысаларында үткәрелүче бу мәртәбәле чараның әһәмияте зур. Ул үсмерләрне милли...
Иң күркәм бәйгеләрнең берсе ул "Татар кызы - таң йолдызы". Аның табигать уянган, язгы хисләр кабынган апрель аенда үткәрелүе дә бик дөрес сайланган: бәйгенең илаһи көчен арттыра, ямь өсти. Быел яшь татар кызлары ярышы бишенче тапкыр узды. "Милли бизәк" программасы кысаларында үткәрелүче бу мәртәбәле чараның әһәмияте зур. Ул үсмерләрне милли рухта тәрбияләргә ярдәм итү белән бергә, аларда татар булулары белән горурлану хисләрен дә уята, җыр-моңнарыбыз, туган телебезнең киләчәге өчен куаныч тудыра.
Һәр эш аны башлап йөрүчедән тора, дип әйтүләре хак. "Татар кызы - таң йолдызы" конкурсын оештырып, башлап йөрүче Гөлнара Рамил кызы Шәйхаттарова үзенең талантлы җитәкче икәнлеген күрсәтте: аны башыннан алып ахырына кадәр, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап, искиткеч шәп бәйрәм бүләк итте ул!
...Бәйгедә катнашырга шәһәребез мәктәпләреннән егермедән артык 14-17 яшьлек кыз килде. Сайлап алу турында аларның туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белүләре, җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыклары исәпкә алынды. Шунысы куанычлы, кызларның күбесе рус мәктәпләрендә укысалар да, татарча бик яхшы беләләр. Моның өчен аларның әти-әниләренә рәхмәт әйтәсе килә. Жюрига финалда чыгыш ясаячак иң яхшы күрсәткечләргә ия булучыларны сайлап алу аеруча кыен булды. Бәхет ун сылуга елмайды.
Ике айга якын кызлар 18нче мәктәпнең актлар залына репетициягә йөрделәр. Быел "Татар кызы - таң йолдызы" конкурсына биш ел тулу аларга аеруча җаваплылык өстәде.
Башка еллардан үзенчәлекле буларак, кызлар журналистика буенча дәресләр алдылар. Хәзерге вакытта популяр булган журналист һөнәре, аның серләре хакында белү үсмерләргә бик ошады. Алар үзләре дә мәкаләләр, зарисовкалар язып карадылар, әңгәмәләр оештырдылар, "Мин мөхәррир булсам" дигән темага үзләре күзаллап газета макетлары ясадылар, татар журналистикасы тарихы белән таныштылар. Журналистика жанрларыннан тыш, алар әдәби жанрларны да өйрәнделәр, үзләре дә хикәяләр, шигырьләр яздылар. Соңыннан алган белемнәре буенча тест үттеләр.
Татар кызлары борын-борыннан кул эшләренә оста булганнар: кулъяулыклар, сөлгеләр чиккәннәр, теккәннәр, бәйләгәннәр, бизәкләр төшергәннәр. Бәйгенең финалында катнашучы кызлар бу өлкәдә дә уңганлыкларын күрсәттеләр. Остазлары Алсу апалары Габделхакова ничек итеп дөрес чигәргә, төсләр сайларга, бизәк төшерергә өйрәтте. Кызлар конкурска кулъяулыклар чигәргә карар иткәннәр.
"Татар кызы - таң йолдызы"ның йомгаклау тантанасы һәр ел саен үзенчәлекле бер бизәге белән истә кала. Быел исә ул үзенең "Кичке уен" исемле театральләштерелгән тамашасы белән күңелләргә керде. Егет һәм кызларның чишмә буенда җыелып халкыбыз уеннарын уйнаулары, такмак әйтүләре, шаярулары гаҗәеп бер матур күренеш иде. Шунда сылуларыбыз үз осталыкларын күрсәттеләр. 3нче мәктәптән Диана Фәхриева өздереп җырласа, 54нче мәктәп укучысы Ләйсән Авзалованың аяклары сәхнә идәненә дә тимәде. 60нчы мәктәп укучысы Әдилә Батыршина һәм Тукай районы Иске Абдул авылы кызы Чулпан Сафинаның моңлы, ягымлы тавышлары тамашачылар тарафыннан көчле алкышлар белән бүләкләнде. Биючеләрдән автомеханика техникумы студенты Алия Шакирова һәм 18нче лицей укучысы Алия Касыймованың чыгышлары да сокланырлык булды. Кызларның кайсын гына алма, талантлы икәнлекләре күренеп торды. "Кичке уенга" кадәр әле алар нәфис сүзгә осталыклары белән шаккатырдылар. 33нче мәктәптән Илүзә Әминева, 77нче гимназиядән Алия Басыйрова, 29нчы гимназиядән Гөлназ Бакирова һәм 2нче гимназиядән Язгөл Дәүлиева, коеп куйган артистлар сыман, шагыйрьләребезнең әсәрләрен укып, төрле образларга керделәр.
Кызларны сәхнәдә үзләрен тотарга, сөйләм теленә тәҗрибәле укытучылар өйрәтте. Вәзирә Фазуллина һәм Факия Шәйхуллина озын кичләр буе гүзәлләрне артистлык серләренә төшендерделәр, туган телнең матурлыгын тоярга ярдәм иттеләр. Рәхмәт, аларга!
Сара Садыйкова исемендәге концерт залы сәхнәсе ул кичне гөрләп торды. Үзе милли бизәкләр, утлар белән бизәлгән сәхнәдән күзне алырлык түгел иде. Узган елгы "Татар кызы - таң йолдызы" бәйгесендә җиңгән кызларның чыгышлары ямь өстенә ямь булды: Миләүшә Разованың биюләре, Миләүшә Фазылҗанованың һәм Алсу Ибраһимованың җырлары көчле алкышларга күмелде.
Кызлар жюри алдына үзләре пешергән милли ризыкларны китереп куюга залга татлы ис таралды. Алар аны конкурс шартларына туры китереп әзерләгәннәр. Бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, кош теле, баллы тортлар кебек халкыбызның камыр ашлары телләрне йотарлык иде!
Кызларның бәйрәм күлмәкләреннән чыгуы аеруча тантаналы, матур күренеш булды. Җырчы Азамат Гайнановның моңлы җыры астында алар сәхнәдә гүзәл гөлчәчәкләрне хәтерләтеп тибрәлделәр. Аларның йөрешләре модельләрдән бер дә ким түгел иде.
"Татар кызы - таң йолдызы" бәйгесе миллилекне өстен куюы белән отышлы. Матур сандык һәм аның эче тулы милли нәкышле сөлгеләр, кызларның үзләре чиккән кулъяулыкларны шуннан алып күрсәтүләре дулкынландыргыч мизгелләр булды. Тамашачылар бу эшләр белән бәйге башланганчы фойеда таныша алдылар, аларга үз бәяләрен бирделәр.
Конкурс булгач, жюри турында да әйтеп китми булмый. Аның рәисе Гали Акыш исемендәге лицей директоры, Бөтендөнья Татар конгрессы Чаллы филиалы җитәкчесе Шамил Закиров, "Яшүсмер" ишек алды клубларын берләштергән үзәк директоры Рөстәм Хуҗин һәм аның урынбасары Ләйсән Веденеева, рәссам, нәфис сәнгать белгече Хәния Гыйльметдинова, хореограф Татьяна Дрыгина, бу юлларның авторы һәм Казан дәүләт мәдәният академиясе студенты Лилия Кадыйрова. Алар конкурсантларның һәр чыгышын игътибар белән карап, бәя бирделәр.
Жюри киңәшмәгә киткәч тә, сәхнә талантлар чыгышларыннан тынып тормады.
Менә зарыгып көткән мизгелләр дә җитте. "Иң милли җанлы кыз" номинациясендә беренчелек Диана Фәхриевага бирелде. "Иң зирәк кыз" - Әдилә Батыршина, "Иң уңган кыз" - Язгөл Дәүлиева, "Иң зыялы кыз" дип Алия Басыйрова танылды. "Иң иҗади кыз" исеме Гөлназ Бакировага бирелде. Быелгы бәйгедә жюри ике өченче урынны билгеләде. Алар - Илүзә Әминева һәм Алия Касыймова. Икенче урынны Ләйсән Авзалова алды. Беренче урынны, барлык баллары нәтиҗәсе буенча, Чулпан Сафина яулады.
Ә иң югары бүләк - Гран-прига Алия Шакирова лаек булды. Алия "Челнинские известия" газетасы үткәргән интернет тавыш бирүдә дә беренче булган иде. Аңа газетаның махсус бүләге тапшырылды. Җиңүчегә узган елгы конкурс җиңүчеләре күчмә таҗны кидерәләр, иңенә "2014 ел татар кызы - таң йолдызы гүзәле" дигән тасманы салалар.
Быелгы бәйге бишенче, кечкенә булса да, юбилей тамашасы булды. Кызларны шушы чараларга әзерләгән, биш ел буе конкурс өчен җан атып йөргән укытучыларга, методистларга бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә "Милли бизәк" программасы җитәкчесе Гөлнара Шәйхаттарова адресына бик күп җылы сүзләр, рәхмәтләр әйтелде. "Киләчәктә менә шундый милли рух белән сугарылган чаралар дәвам итсен иде", дигән теләкләр дә яңгырады.
Күркәм, югары дәрәҗәдә үтте "Татар кызы - таң йолдызы" бәйгесе. Аның елдан-ел камилләшә баруы, үсүе шатлыклы хәл. Без шушы балаларны халкыбызга күрсәтеп, зур эш башкарабыз. Кызлар - булачак әниләр, алар кияүгә чыгып, үз балаларын үз телебездә тәрбияләрләр дип ышанасы килә. Бәйгедән соң күңелдә шатлыклы хисләр генә калды. Балкыгыз, татар кызлары, сез милләтебез күгендәге иң якты, иң нурлы йолдызлар!
Мирһади Разов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев