Миләүшә Айтуганова: «Татар моңы»на татар киносы кушыла»
28ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Татар моңы-2017» IX халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты була. Бәйгенең сайлап алу туры бу көннәрдә генә тәмамланды әле. II һәм III турларны 20-25 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карап булачак. Проектның сәнгать җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, быел «Татар моңы»...
28ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Татар моңы-2017» IX халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты була. Бәйгенең сайлап алу туры бу көннәрдә генә тәмамланды әле. II һәм III турларны 20-25 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карап булачак. Проектның сәнгать җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, быел «Татар моңы» татар киносы белән кушылачак. Гала-концертта катнашучылар татар спектакльләре һәм кинофильмнары аша халык арасында популярлашкан җырларны башкарачак. Бәйгенең тагын бер яңалыгы - иң лаеклы, иң моңлы җырчыларга Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премия тапшырачаклар. Алар беренче дәрәҗәдәге премиядән дә өстенрәк булачак. Бәйге барышында әлеге премиягә лаеклы кеше табылмаган очракта, аны беркемгә дә бирмәячәкләр. Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында - Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резидә Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова. Катнашучылар арасында 15-18 яшьлекләр дә күп. Бәйге аларга киләчәкләрен иҗат белән бәйләргә, профессиональ музыкаль белем алырга ярдәм итәчәк әле. http://shahrikazan.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев