Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мин «минталипский» технология белән эшлим

«Уңышыбызны күреп шатландылар, яхшы бәя бирделәр, кулланган технологияләр, техника, саклау шартлары белән кызыксындылар, бәйнә-бәйнә сораштылар».

Россиядә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан ТР премьер-министры урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров республикадагы фермерлар белән очрашып, уңыш, эш үзенчәлекләре белән кызыксынды. Тукай районында ул «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Минталип Исмәгыйлевичтан әлеге очрашу турында сораштык.

– Минталип Исмәгыйлевич, кунакларның нәкъ сезнең хуҗалыкка игътибар итүе очраклы түгелдер.

– Быел яз авыррак килде бит – башта салкын, аннары яңгырлар китте, шуңа чәчүне 7-10 көнгә соңрак башладык. Моның нәтиҗәсен бәяләү, республикадагы гомуми ситуация белән танышу максатыннан авыл хуҗалыгы министры Марат Азатович җәмәгатьчелек өчен аеруча мөһим культуралар үстерүче хуҗалыкларга чыкты. Танышырга, хәлебезне белергә. Тукай районында яшелчә үстерүче безнең хуҗалык кына дияргә була. Шуңа игътибар безгә булды. Без Чаллының мәктәп һәм балалар бакчаларын, сәламәтлек саклау оешмаларын яшелчә белән тәэмин итәбез. Быел яз авыр килсә дә, уңыш әйбәт булды. 

 – Күпме бәрәңге һәм яшелчә җыйдыгыз?

 – 3 мең тонна бәрәңге, 1 мең тонна кишер, 1 мең тонна чөгендер алдык. Бөртеклеләр 1300 тонна чыкты, гектарыннан 42 центнер.

– Моңа ничек ирештегез?

– Бөтен технологияне үтәп, бөтен агрочараларны, мөмкинлекләрне кулланып эшләдек. Уңыш башка елдагыдан ким булмады, урыны-урыны белән артыграк та чыкты. Марат Азатович үсемчелек буенча урынбасары Дмитрий Яшин белән килгән иде. Уңышыбызны күреп шатландылар, яхшы бәя бирделәр, кулланган технологияләр, техника, саклау шартлары белән кызыксындылар, бәйнә-бәйнә сораштылар. 

– Нинди тәҗрибәгезне аеруча кулай дип таптылар?

– 24 ел бәрәңге үстерәбез. Чөгендер һәм кишерне бераз соңрак утырта башладык. Заманча технологияләр кулланабыз, ашламалар кертәбез, билгеле бер орлыклар белән эшлибез – шуларны сөйләдек. Мин һәрчак шуны ассызыклыйм – авыл хуҗалыгында мул уңыш алыйм дисәң, технологияләрне бик төгәл үтәргә кирәк. Болар – җирне әзерләү, эшкәртү, ашлама, сыйфатлы, климатка яраклашкан орлык (районлашкан сортлар) куллану, үстергәндә рәт араларын эшкәртү, кирәкле тукландыргыч матдәләр кертү, авырулардан саклау, дәвалау. Шуларның берсен генә вакытында, җиренә җиткереп эшләмисең икән, уңышка зыян килә. Бу бит заводтагы ябык система түгел, ачык һавада эшлибез, теләсә нинди фактор үзгәреп, зыян салырга мөмкин. Шул су сибүне генә алыйк. Нинди күләмдә сиптерергә, нинди басым белән, барысы да мөһим. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең кайберсе немец технологиясен кулланам ди, икенчесе голландныкын сөйли, ә мин «минталипский» белән эшлим дим (көлә) Чөнки һәр җирлекнең үз технологиясе булырга тиеш. 

– Ни өчен Сез нәкъ шушы яшелчәләрне үстерәсез?

– Чөнки хәзер сатып алучыга комплекслы товар кирәк. Ягъни бер җиргә килгәч, аңа кишерен, чөгендерен, бәрәңгесен берьюлы алу җайлы. 

– Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне Сезнең өчен нинди бәйрәм?

– Күптәнге хезмәттәшләр шалтыратып котлашып алдык. Мин аны ризык бәйрәме, икмәк бәйрәме дип әйтер идем. Тормыш чыганагы бит ул икмәк. Республика күләмендә бәйрәм быел ноябрь аенда уздырылачак. Шунда аның бәйрәм икәнен күрәбез. Ә болай ул көнне без хезмәттә. Коры булганда, эшләп булганда кырдан продукцияне алып калырга өлгерергә кирәк. Бәйрәм итсәң, уңышсыз калуың бар. Без үстергән яшелчә кешеләрнең өстәленә барып җитә икән, шуңа сөенәбез.

– Армый-талмый эшләргә нәрсә стимул бирә?

– Безнең бит гаилә династиясе, Улым Рәмис, кызым Лилия, аграр академиядә укучы студент оныгым Айдар бар. Ул бөтен технологияне үтәп эшли, бөтенесен белә. Бер-береңә ышанып, таянып эшләү бик зур әйбер ул. Шулхәтле тырышып куйган хезмәтне дәвам итәр, ирешелгән тәҗрибәңне бүлешер балалар, оныклар бар, Аллага шөкер.

Рөстәм Зәкиев фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев