"Мин сезнең мәктәбегезне күралмыйм" - Биклән мәктәбенә бомба куючы миллион сум таләп иткән
Яңалыклар тасмасы

"Мин сезнең мәктәбегезне күралмыйм" - Биклән мәктәбенә бомба куючы миллион сум таләп иткән

Тукай районы Биклән авылы мәктәбен шартлатырга янаган кеше 1 млн сум таләп иткән. Бүген иртән ул Биклән авылында бомба куелганы турында хәбәр җибәрә.

"Мин сезнең мәктәбегезне күралмыйм һәм сездән үч алырга телим. Йөзләгән корбан булачак", - дип язган ир-ат. Акчаны үзенең картасына күчерүне таләп иткән.
Балаларны һәм өлкәннәрне мәктәптән ашыгыч төстә эвакуацияләделәр.

Хәзерге вакытта куркыныч хәбәр җибәргән авторның шәхесен ачыклыйлар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чп

Нет комментариев