«Мине үлгән дип уйлап, моргка керткәннәр…»
Иремнең: «Хатын, инвалид каласың икән, мин сине карамыйм», – дигән сүзләре миңа көч бирде.
Тормышның әчесен-төчесен күп татыган Айгөл Нургалиева: «Эх, нигә әниемне тыңламадым икән, юкса мондый михнәтләрне күрмәгән булыр идем», – дип бик еш кабатлый. 40 ел яшәү дәверендә күпне күргән хатын-кыз сынмаган, авырлыклар аны киресенчә ныгыткан.
Айгөл әнисенең карнында вакытта ук каядыр «ашыккан». 7 айдан дөньяга аваз салган. Дөрес, монда әнисе гаепле.
«Бабам умартачы булган. Әнием миңа авырлы вакытта әтисенә булышам дип, умарта оясын күтәргән. Шуннан соң эче бик каты авырта башлаган. Әнине ашыгыч рәвештә Әлмәт хастаханәсенә илткәннәр. Анда операция ясаганнар һәм палатага чыгарганнар. Мине исә «үлгән» дип моргка керткәннәр. Әни моңа ышанмаган: «Бала яшәмәсә, мин дә яшәмим, ул үләргә тиеш түгел», – дигән.
Шуннан соң шәфкать туташы моргка кереп мине тагын бер кат карарга булган. Кергәч, минем бәләкәй кулым белән пеленканы ачып, кычкырып ятканымны күргән. Аннары мине 6 ай кювезда тотканнар. Өйгә алып кайткач әти: «Борыны да юк, мондый бәләкәй баланы ничек үстерербез икән?» – дип курку катыш гаҗәпләнгән. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән мине мич башында бүреккә салып үстергәннәр», – дип искә алды ул дөньяга аваз салган вакытларын.
Айгөл кечкенәдән бик тырыш, максатчан булган. Өч яшендә җырлый башлаган. Артист булырга хыялланган. 9нчы сыйныфны тәмамлагач Казан театр училищесына документларын илтеп тапшырган. Ләкин ул чакта кыз хыялына ирешә алмый. Туганнары Нәсимә ханым: «Син нәрсә, театр куеп яшәп буламы?» – дип аның документларын алып, Айгөлнең кулына Азнакайга билет тоттырып озатып җибәргән. «Еллар үткәч мин барыбер үземнекен иттем. Алабуга мәдәният-агарту көллиятен һәм Казан Дәүләт мәдәният сәнгать институтының режиссура факультетын тәмамладым. Тамада булып эшлим», – ди Айгөл.
17 яшендә яратып кияүгә чыккан. Ләкин шәхси тормышы барып чыкмаган, дөресрәге, ирдән уңмаган ул.
«Әнием: «Кая ашыгасың?» – дигән иде. Андый чакта кеше сүзен тыңлыйсыңмени. Хәзер генә: «Нигә колак салмадым икән?» – дим».
Булачак ирем 1 ел бездә яшәде, чөнки ул абыемнарның дусты иде. Без дә якынаеп киттек, дуслаштык. Яңа ел алдыннан моның әти-әниләре безгә килде. Мин аларны танымыйм да, белмим дә. Әни: «Бу егетеңнең әти-әниләре», – диде.
«Карыйм, кайнана дигән кеше минем урынга утырган. Мин аны күчереп утырттым, аннары кайнана бу вакыйганы 23 ел буена искә төшерде. Авылда: «Ир-ат белән яши, авырлы икән дигән сүз чыкты. Мин әти-әнигә авырлык китермим дип кенә кияүгә чыктым. Башта иремә карата хөрмәтем бар иде, яши башлагач бетте. Кияүдә бер дә рәхәт булмады миңа. Башта безнең якта яшәдек. Минем әти-әни гаиләбезне бар нәрсә белән тәэмин итте.
Аннары Туймазыга күчтек. Анда тормышым мәшхәргә әйләнде: кыйналмаган көннәрем бик аз булды. Шул газаплы тормышымның татлы җимешләре – ике кызым бар. Алар инде зурлар, үз тиңнәрен таптылар. Балаларым икесе дә аталарына охшаган. Әмма әтиләре олысын башта бик нык какты. «Бу минем балам түгел, ДНК ясат», – дип җанга тиде.
Мин кыйнауларга түзә алмыйча 7 тапкыр ирдән киттем, әмма аның матур сүзләренә ышанып, балалар хакына дип кире кайттым. 8нчесендә исә бөтенләйгә аерылыштым, чөнки сәламәтлегем нык каушады.
Мин тамада булып эшли идем. Эштән кайткач ирем көнләшеп бик каты кыйный иде. 3 көн урынымнан да тора алмыйча ята идем. Олы кызым 8 яшеннән: «Әнием, китик», – дия иде. Бугазыма пычак терәгәч киттем. Юкса ул мине кыйнап үтерә иде. Хәзер Азнакайда фатир арендалап торам.
38 яшемдә 3 инсульт кичердем, аңа кадәр бер дару да эчкән кеше түгел идем. Инсульттан соң сул ягым эшләми иде. Ирем: «Хатын, инвалид каласың икән, мин сине карамыйм», – диде. Аның бу сүзләре миңа көч бирде. Мин өстерәлеп булса да аның эштән кайткан җиренә ашарга пешердем һәм: «Сез мине коляскада беркайчан да күрмәячәксез. Мин сезне ташлап китәм», – дидем һәм киттем. Аллаһка шөкер, сәламәтлегем дә яхшырды, фатир арендалап рәхәтләнеп, үзем теләгәнчә яшим.
Әнием генә минем бу бәхетле чагымны күрмичә 65 яшендә йөрәк чиреннән фани дөньядан китте. Бик күп кайгы күрде шул газизем. Чечен сугышыннан исән-сау кайткан олы абыемның 28 яшендә гомере өзелде. Эштән кайтканда тракторы белән туган авылыбыз башында авып үлде.
Аннан соң бәләкәй абый урманнан кайтканда бер арба утын астында калып вафат булды. Аңа да 28 яшь иде. 3,5 ярымлык улы калды, хатыны кайгыга түзә алмыйча начар юлга кереп китте. Баланы бик күп авырлыклар аркылы үтеп опекунлыкка алдык. Мин Русланыбызны бик яратам. Бүгенге көндә апам исән-сау, тик без аның белән аралашмыйбыз, чөнки икебез дә үзенчәлекле холыклы. Әмма апама ярдәм кирәксә, мин шунда ук йөгереп барам», – ди ул.
Газаплы тормыш юлы үтсә дә, бүгенге тормышына шөкер итеп яши язмам герое. Сәламәтлеген саклау өчен спортзалга, бассейнга йөри, яраткан эшендә кешеләргә бәйрәмнәр бүләк итә. Иң мөһиме: ул кыйналмыйча, рәхәттә яши. Өендә кызлары һәм кияүләре тәмле ризыклар пешереп көтә. Теләгән җиренә барып дуслары, туганнары белән аралашып яши.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев