Бу хәлгә ТР сәламәтлек саклау министры ачыклык кертте.
Татарстанда планлы медицина ярдәме күрсәтүне туктатып тору сәбәпләре турында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
- Республикада эпидемиологик вәзгыятьнең начарлануына бәйле рәвештә һөнәри тикшерүләрне, тирәнтен тикшерүләрне туктатып тору, балалар өчен - профилактик планлы медицина тикшерүләрен туктату турында карар кабул ителде. Ә планлы амбулатор ярдәм гадәти режимда күрсәтеләчәк, - дип ачыклык кертте Садыйков.
Ведомство башлыгы аңлатканча, пандемия аркасында хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә кадрлар кытлыгы барлыкка килгән. Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренең чирек өлеше (23%) карантинда яисә авырый.
Нет комментариев