Мэр комбайнда йөргән
Хәтта ерак Иранда да хуҗалык продукциясен ошатканнар – анда арпа китә.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Тукай районының Иске Җирекле авылында урнашкан «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгына барды. Әлеге хуҗалык шәһәрнең балалар бакчаларын, мәктәп, сәламәтлек саклау учреждениеләрен яшелчәләр белән тәэмин итә.
«Кунаклар быелгы уңыш белән кызыксынды – кырларга да чыктык, бәрәңге, кишер басуларын карап чыктык, техниканы күрсәттек. Наил Гамбәрович хәтта үзе комбайнда йөреп карады. Аннары аны яңа яшелчә саклагыч урын белән дә таныштырдык. Төзелешкә күп чыгымнар тоттык, тик ул үзен аклар дип ышанабыз. Биредә күп нәрсә автоматлаштырылган, ягъни һаваның температурасын, дымлылыкны кирәкле режимга көйләп була. Вентиляциянең бер төре артык җылыны суыртып ала, икенче төрлесе, кирәк булса, салкынны кертә, шулай ук углекислый газны да суыртып алу каралган. Күзәтеп торучы хезмәткәр барысын да экраннан гына карый. Бу заманча система 3-4 кешене алыштыра. Яңа саклагычның мәйданы 1444 кв метр (искесе 1200 иде). Яшелчә салынган тартмаларны урнаштыру системасы да уңайлырак. Элек без бәрәңгене 3 метрлык тау итеп өеп саклый идек, биредә исә өеп тә, контейнерларга салып, ярусларга тезеп куеп та саклый алабыз. Икенче залга кишер, чөгендер салачакбыз. Әле яңа саклагыч белән тулы куәткә куллана башламадык», – дип уртаклашты хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов.
Быелгы җәй һава шартлары белән сынаса да, әлеге хуҗалыкта яхшы уңыш җыйганнар. Бәрәңге гектарыннан – 350-360 (85 гектарда үстерелә), чөгендер – 700, арпа 45 центнер. Аеруча кишер уңган – гектарыннан 820 центнер чыга, ул әле алынып бетмәгән. Вакытында һәм зур мәйданны эшкәртеп чыгу өчен Миңнехановлар гаилә белән эшли, улы Рәмис, тормыш иптәше Рәмзилә, кызы Лилия, оныклары да хуҗалыкта. Шулай ук читтән хезмәткәрләр дә чакырталар.
«Мэр хуҗалыгыбыз эшчәнлеге, продукциябезнең сыйфатыннан канәгать калды, шәһәр халкына аны җиткерүебезне дәвам итәргә киңәш итте, башка оешмалар мөрәҗәгать итсә, аларга да ярдәм итүебезне сорады», – ди фермер.
Кулланучыга бәрәңгенең эресен генә озаталар, моның өчен складта чагында ук ул махсус конвейрда автомат рәвештә сайлап алына. Яшелчәләрне ярминкәләргә алып чыгалар, шәһәр кибетләренә, республика санаторийларына җибәрәләр. Хәтта ерак Иранда да хуҗалык продукциясен ошатканнар – анда арпа китә.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 3 склад бар, дүртенчесе төзелеп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев