Минзәләдә янгында бер ир-ат үлгән, аның 92 яшьлек әнисен коткарганнар
Минзәләдә янгында бер ир-ат үлгән, аның 92 яшьлек әнисен коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын Красноармейская урамының 128 номерлы кечкенә бүрәнә йортта чыккан. Коткаручылар 92 яшьлек хатын-кызны өйдән алып чыгалар. Аны хастаханәгә озаталар. Янгын сүндергәндә, өй эчендә...
Минзәләдә янгында бер ир-ат үлгән, аның 92 яшьлек әнисен коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын Красноармейская урамының 128 номерлы кечкенә бүрәнә йортта чыккан.
Коткаручылар 92 яшьлек хатын-кызны өйдән алып чыгалар. Аны хастаханәгә озаталар.
Янгын сүндергәндә, өй эчендә ир-ат мәетен табалар.
Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев