Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атаңнан мал-мөлкәт калса - нишләргә?

Сорауларга Яр Чаллы нотариаль округы нотариусы Флера Хәмит кызы Гайнетдинова җавап бирә

 – Бу дөньяда бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, адәм баласы да көннәрдән беркөнне, бар байлыгын калдырып, җир йөзеннән китә. Аның гомер буе җыйган малы, әйберләре – барысы да өелеп кала. Аның мирасы кемнәргә һәм ничек күчә?
 – Чыннан да, сорау бик урынлы һәм ул бик күпләрне борчый. Дәүләт, гражданнарның шәхси милеккә хокукларын танып, аларның мал-мөлкәтләрен якыннарына калдыру һәм кабул итү хокукын бирә. Үлгән кеше милкенең икенче бер кешегә күчүе мирас калдыру дип атала. Мирас алу васыятьнамә буенча һәм закон буенча гамәлгә ашырыла. Гражданин үзе исән чагында, законда күрсәтелгән формада васыять төзеп, мөлкәтенең үзе билгеләгән аерым кешеләргә күчәргә тиешлеге турында боерык ясап калдырмаган булса, аның шәхси милке законда күрсәтелгән кешеләргә күчә. Васыять булганда, закон буенча мирас алып булмый.
Мираска кемнәрнең хакы бар? Мәрхүмнең балалары, әти-әнисе, хатыны я ире исән булганда, мирас фәкать алар арасында гына бүленә, алар беренче чираттагы варислар исемлегенә керә. Аларның берсе дә булмаса, мал икенче чираттагы варислар арасында бүленә, алар мәрхүмнең бертуган абый-апасы, энесе-сеңелесе булырга мөмкин. Инде болары да юк икән, мирас малында бакыйлыкка күчкән кешенең әти-әнисе белән бертуган абый-апа, эне-сеңел һәм аларның балаларының да хакы, өлеше бар – болар барысы да варислар.
– Васыять – кешенең үләр алдыннан аның шәхси милке белән алга таба идарә итүгә кагылышлы теләген, үтенечен чагылдырган норматив-хокукый акт ул. Васыять итү – үз үлеменнән соң нәрсәне дә булса мирас итеп тапшыру турында әйтеп калдыру. Васыятьнамә – васыять язылган кәгазь. Әлеге документ нотариус раслагач кына үзенең юридик көченә керә. Ул расланып ярты ел узганнан соң гына милек хокукына ия булырга мөмкин. Васыятьнамәне кайчан яздыруга да карамастан, исән милек хуҗасы үзенең күчемсез милкенә ия була дигән сүз. Әйтик, аны үз фатирыннан беркем дә чыгарып җибәрә алмый, бу закон белән тыела.

 – Фатирны яки башка күчемсез милекне, кыйммәтле әйберләрне бүләк итүче һәм бүләк алучы арасында нинди документлар төзелергә тиеш һәм алар кайчан закон көченә керә?
 – Бүләк итү турында сөйләгәндә шуңа игътибарны юнәлтик: бүләк итү кәгазе ул шулай ук нотариаль расланган хокукый документ һәм милек хуҗасының үзенең шәхси милкен яки башка кыйммәтле предметларын икенче кешегә даими һәм түләүсез файдалануга тапшыру дигәнне аңлата. Бүләк итү фактын раслаучы кәгазь булып Килешү тора. Аны милек хуҗасы исән чагында төзиләр һәм имзалыйлар. Бүләк алучы, ике арада Килешү төзелгән вакыттан башлап ук бүләк ителгән милекнең яисә предметның тулы хокуклы милекчесе була. Димәк, төптән уйлап эш итәргә, дөрес карар кабул итәргә кирәк. Шулай эшләмәгәндә, исән әти-әниләрнең дә йорт-җирсез калулары бик ихтимал.

– Мирасны рәсмиләштерергә соңга калу ничек була?
 – Иң еш очрый торган хата бу. Күпләр мирасны мәрхүмнең вафатыннан соң алты ай узгач рәсмиләштерергә кирәк дип ялгыша. Чынлыкта исә моны алты ай узганчы эшләргә кирәк. Аннары үз хокукларыңны суд аша гына даулап булачак. Анда да кешегә бер генә мөмкинлек бирелә. Шушы бер мөрәҗәгать итүдә мирасны вакытында рәсмиләштермәвеңне җитди сәбәпләр белән дәлилли алсаң отасың. Җитди сәбәпләр юк икән, мирастан колак кагасың.
Варислар арасында очрый торган икенче зур хата – кәгазь мәшәкатеннән, чыгымнардан куркып, я булмаса, якыннарының үгетләве нәтиҗәсендә мирастан баш тарту. Соңгысына аеруча сак карарга кирәк. «Мирастан баш тартсаң, акча бирәм», – дигән сүзләрне нинди генә якын кешегез әйтсә дә ризалашмагыз. Бу вәгъдәләр еш кына һавада эленеп кала.

– Ипотекадагы фатир мирас була аламы?
– Милек иясе вафат булгач, аның ипотекага алынган фатиры да, аның түләү буенча барлык бурычлары да вариска күчә. Ипотека алган вакытта милек иясенең гомере иминиятләнгән булса куркыныч түгел. Гомере иминиятләнмәгән очракта, кредитны вариска түләп бетерергә туры киләчәк. Тагын шунысын да искәртү кирәк: бездә мирасны өлешләп кенә кабул итеп булмый. «Мирасчының ипотекадагы фатиры кирәкми, машинасын гына алам», – дип сайлана алмыйсың. Мирасны кабул итү килешүен имзалагансың икән, аны бөтен бурыч түләүләре белән кабул итәргә ризалык бирәсең дигән сүз.
/ Фото редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев