Мисыр урынына Анталья
Татарстан аэропортларыннан элегрәк Шарм-эль-Шейх һәм Хургадага атнасына 10нан артык рейс ясала иде. Мисырга очу туктатылу сәбәпле, республикабыз туроператорлары туристларга Мисыр урынына башка җирләргә барырга тәкъдим итә. - Эш кизү режимында бара. Туристларны һәрвакыт мәгълүмат белән таныштырып торабыз. Мәсәлән, бүген төнге 1дә Шарм-эль-Шейхка очарга тиешле самолет Антальяга оча. Туристларга тиешле категориядәге...
Татарстан аэропортларыннан элегрәк Шарм-эль-Шейх һәм Хургадага атнасына 10нан артык рейс ясала иде. Мисырга очу туктатылу сәбәпле, республикабыз туроператорлары туристларга Мисыр урынына башка җирләргә барырга тәкъдим итә.
- Эш кизү режимында бара. Туристларны һәрвакыт мәгълүмат белән таныштырып торабыз. Мәсәлән, бүген төнге 1дә Шарм-эль-Шейхка очарга тиешле самолет Антальяга оча. Туристларга тиешле категориядәге отельләр тәкъдим ителәчәк, - дип белдерде журналистларга ANEX Tour ширкәтенең Казандагы вәкиле Илфат Дәүләтшин.
Аның сүзләренчә, Төркиядәге ялга риза булмаучыларга Таиланд, Вьетнам, Мексика, Доминиканага бару тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев