Мөхәммәд пәйгамбәрне күргән?!
«Үлеп тә котыла торган түгел, кушканнарны үтәмәсәм, анда мине бар бәндәләргә караганда да катырак газаплар көтә» - ди Нәҗибә әби.
Мөхәммәд пәйгамбәрне күргән?!
Газетабызның 17 июнь санында Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче, үзе әйтүенчә, оҗмахта булып кайткан Нәҗибә Хөснетдинова турында язган идек инде. Ул анда күргәннәрен «Фидькр» дип исемләнгән дәфтәрләргә язган. Шул дәфтәрдән тагын бер өзек тәкъдим итәбез.
- Мин Мөхәммәд пәйгамбәрне икенче мәртәбә төшемдә күрдем. Ай зурлыгындагы яктылык эчендә йөзе генә күренеп тора тора... Шул яктылык туп-туры миңа таба килә. Теге йөз нигәдер сөенгән кебек. Нидер әйтергә теләгән шикелле ашыгып өстән миңа таба йөзә... Шул рәвешле килеп җиткәч гәүдә дә барлыкка килде.
Ул уң ягыма килеп басты да, шул минутта юкка да чыкты. Күрә белән Мөхәммәд пәйгамбәр икәнен белдем. Бер көнне көндез утырып тора идем. Ике кеше мәҗбүри рәвештә күкрәгемнән кап-кара мунчала шикелле әйбер алдылар да, минем күз алдымда идәнгә куеп яндырдылар. «Чистарттык», – диделәр.
Кешеләр Аллаһы Тәгаләне маңагай күзләре белән күрмәгәч, аның барлыгына, берлегенә ышанмыйлар. Безнең бит гади күзгә күренми торган сәер дөньябыз бар. Анысы инде чын дөрес дөнья. Әгәр Аллаһы Тәгаләне бер генә күрсәң дә артыңа авып китәр идең дә, бик нык елап үкенер идең. Аның мәрхәмәтлелеге шул кадәр көчле. Шул хис синең җаныңны өзгәләр иде. Ул безне бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булырга өндәп тора.
Ахирәт дөньясына баргач, бик зур йөкләмә алып кайттым. Миңа: «Анда күргәннәреңне кешеләргә аңлат», – диделәр. Ә моны ничек үтәргә? Үлеп тә котыла торган түгел, кушканнарны үтәмәсәм, анда мине бар бәндәләргә караганда да катырак газаплар көтә. Мин гади кеше, анда күргәннәрмне шул язуларым буенча гына аңлатырга туры килә. Миңа язарга кушылды да бит. Аллаһыга ышанган бәндәләр кабул итәрләр.
Аллаһы Тәгалә халыклар арасындагы тигезсезлекне яратмый. Безнең мондагы кануннар буенча яшәвебез галәм кануннарына каршы килә. Шуның өчен бәхетсезлекләр булып кына тора. Агымсуга каршы тора алмаган кебек, без галәм көченә каршы тора алмыйбыз, зыяны үзебезгә генә була. Бу дөньяда гап-гади кеше булсам да, мин җәннәттә дәрәҗәле кешеләр исемлегендә торам. Язып куйганнарын үз күзләрем белән күреп кайттым. Әлхәмделләһи рабил галәмин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев