Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучылары сугыш ветеранына Җиңү китабын бүләк иттеләр

9 Май алдыннан Чаллының «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы хәрәкәте бүлекчәсе активистлары һәм 57 нче гимназия укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Әнсәп улы Нуртдинов янына бардылар.

Мифтах Әнсәп улы волонтерларга 15 яшендә сугышка эләгүе һәм аны ничек училищега укырга җибәрүләре, десантчы булуы һәм Германиягә барып җитүе, шулай ук Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү Парадында булуы турында сөйләде.  

Ветеранга яшьләр һәм шәһәр халкы исеменнән 700 «Җиңү хаты» кергән «Җиңү китабы» бүләк ителде. Китап "Татнефть" хәйрия фонды конкурсында җиңгән грант ярдәме белән язылган. Барлыгы андый китаплар бишәү, дүрт китап шәһәр ветераннарына бүләк ителәчәк, берсе Татарстан Республикасы Ветераннар Советына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев