Мәктәпләр әзерме?
Шәһәр мәктәпләренең яңа ук елына әзерлеген тикшерү буенча кабул итү комиссиясе эшли башлады. Барлыгы 24 мәгариф учреждениесе тикшереләчәк. Белгечләр мәктәп яны участогының торышын, бинаның техник әзерлеген, туклану режимын оештыру һәм башка критерийлар буенча мәктәпләрнең әзерлекләрен бәялиләр. Быел исә элеккеге критерийларга 2015 елның агымдагы ремонтына бүлеп бирелгән акчаларны сарыф итүне бәяләү...
Шәһәр мәктәпләренең яңа ук елына әзерлеген тикшерү буенча кабул итү комиссиясе эшли башлады. Барлыгы 24 мәгариф учреждениесе тикшереләчәк.
Белгечләр мәктәп яны участогының торышын, бинаның техник әзерлеген, туклану режимын оештыру һәм башка критерийлар буенча мәктәпләрнең әзерлекләрен бәялиләр. Быел исә элеккеге критерийларга 2015 елның агымдагы ремонтына бүлеп бирелгән акчаларны сарыф итүне бәяләү дә өстәлде.
Тикшерү 10 августка кадәр дәвам итә. Соңыннан комиссия һәр мәктәпнең әзерлеге турында нәтиҗә чыгара.
Автозавод районының 27 мәктәбе, 7 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 38 балалар бакчасы 3 августтан 18енә кадәр шундый тикшерү үтә.
Моннан тыш мәктәпләрнең яңа уку елына яхшы әзерлеген тәэмин итү максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре арасында смотр конкурс игълан итте. Анда Чаллының да15 мәктәбе катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев