Мәктәпләрдә — яңа дәрес
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым һәм Севастопольнең Россия составына кертелүенә бер ел тулу уңаеннан тематик дәрес эшләгән. "Без бергә" дип аталучы дәрес Россия мәктәпләренең 1-11нче сыйныф укучылары өчен каралган. Министрлык төбәкләргә әлеге дәрес күрсәтмәсен һәм эчтәлеген җибәргән инде. Мәктәп укучыларын борынгы чордан алып, бүгенгә кадәрге Кырым тарихы белән таныштырачаклар....
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым һәм Севастопольнең Россия составына кертелүенә бер ел тулу уңаеннан тематик дәрес эшләгән.
"Без бергә" дип аталучы дәрес Россия мәктәпләренең 1-11нче сыйныф укучылары өчен каралган. Министрлык төбәкләргә әлеге дәрес күрсәтмәсен һәм эчтәлеген җибәргән инде.
Мәктәп укучыларын борынгы чордан алып, бүгенгә кадәрге Кырым тарихы белән таныштырачаклар. Шулай итеп, укучылар Кырымның 1783 елда Россия составына керү тарихы, 1854-1855 еллардагы Кырым сугышы хакында мәгълүматлы булачак. Шулай ук укучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында Кырымның керткән өлеше, Севастопольне батырларча саклау турында да сөйләнәчәк.
Мәктәпләрдә узачак дәрес вакытында узган елның мартында Кырым һәм Севастопольдәге референдум хакында аңлату да планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев