Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балалары өчен «Әтиләр көне»
Кинотеатрга сәяхәт.
Шәһәр җитәкчеләре, депутатлар һәм предприятиеләр ярдәме белән хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары дәвам итә.
25 декабрьдә Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов эшмәкәрләр белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашаучыларның балаларын кинотеатрга алып барды.
Балаларны Кыш бабай каршы алып, татлы бүләкләр тапшырды.
200 бала кызык һәм мавыктыргыч «Приключения Тедди» мультфильмын карады.
«Бер гаилә дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Әтиләре, ирләре Ватанны якларга киткән гаиләләргә киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез», – диде Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев