Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизациянең яңа дулкыны булу-булмауга ачыклык керттеләр

Бу хактагы сорауга Ил башлыгының матбугат секретаре җавап бирде.

Ил башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Россиядә яңа мобилизация игълан итү мәсьәләсе каралмый. Бу хакта ул Көнчыгыш икътисадый форумында искәртте, дип яза “ТАСС”. 

«Мондый фикер алышулар алып барылмый», - дип ышандырды РФ Президентының матбугат сәркатибе, бу хакта сорауга җавап биргәндә.

Кремль вәкиле әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашу өчен Россия Оборона министрлыгы белән көннән-көн контракт төзүчеләр арта. 

Элегрәк, июль аенда, РФ Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев 2024 ел башыннан 190 меңгә якын Россия гражданы хәрби ведомство белән контрактка кул куйган, дип хәбәр иткән иде.

Мәгълүм булганча, 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә акчалата түләү артты. Хәзер аның күләме 2 миллион сумга кадәр җитә. 

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 яки 8 (8552) 30-54-54 (Чалладагы тф номеры) буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев