Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизациянең яңа дулкыны көтелмиме?

Президент указында мобилизациянең бернинди этаплары да күздә тотылмаган.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Мобилизациянең бернинди дә яңа дулкыны юк», - дип белдерде. “Өлешчә мобилизация уздырганда ачыкланган хаталар төзәтелә, ә мобилизациянең яңа дулкынын игълан итмәделәр”, - диде Кремль вәкиле.  

Моңа кадәр, Дәүләт Думасының саклану комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин да Россиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация беренче һәм икенче этапларга бүленми, төбәк башлыклары һәм рәсми затлар ясаган белдерүләр дөрес түгел, дип белдергән иде. 
Шул рәвешле, ул Курск һәм Ростов өлкәләре башлыкларының мобизилизациянең «беренче этабы»н үтәү турындагы хәбәрләренә аңлатма бирде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Президент указында мобилизациянең бернинди этаплары да күздә тотылмаган. Шулай булгач, кемнеңдер «беренче этапны үтәве» яки «икенче этапка күчүе» турында сүз алып барылмый. Илдә өлешчә мобилизация бара. Бу – өзлексез процесс һәм бернинди этапларга да бүленми», - диде Швыткин.

Ул аңлатып узганча, һәр төбәкнең үзенең мобилизация планы бар, кайбер төбәкләр аны инде үтәде, ә кайберләре – юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт