Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мода күрсәтергә алынган мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кирәк

Чаллыда мөмкинлекләре чикле егет-кызлар мода күрсәтү чарасына әзерләнә.

"Шатлык" яшьләр үзәгендә аларның икенче дефиле дәресләре узды. Яшьләр белән Чаллының танылган модельләр мәктәбе директоры Людмила Спирина һәм халыкара дәрәҗәдәге имиджмейкер-стилист Лилия Давыдова эшләде. 

"Әлеге чара ярдәмендә җәмгыятьтә без - мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар артуын, безне үзенең бер өлеше итеп кабул итүен телибез. Арабызда көчле рухлы, максатчан, тырыш кешеләр бар. Алар күпләрне илһамландырырлык, үз мисалларында авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә алырлык,"- ди проектның авторы Зөлфия Җаббарова.  

Зөлфия ханым үзе дә «Вдохновение» мөмкинлекләре чикле яшьләр клубы әгъзасы. Яшьтәшләре белән ул да подиумда мода күрсәтергә исәпли.

Дәрестән соң укытучылар модельләргә өй эше дә бирде. Алар нинди образда булырга теләүләрен уйлап килергә тиешләр.
Оештыручылар проектка модельерлар эзли. "Безнең белән эшләргә теләүче модельерлар, тегүчеләр эзлибез. Образларны киләсе дәрестә барлый башлыйбыз,"- ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мода