Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Могҗизалар чемоданы

Кама балалар медицина үзәге "Могҗизалар чемоданы" гаилә фестивалендә катнашты. Аны Энтузиастлар бульварында Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенең клоуннар командасы оештырды. Программада чүлмәк ясау эше, сулы анимация һәм открыткалар әзерләү буенча мастер-класслар үтте. "Самавыр янында" дигән интерактив мәйданда балалар тәм-томнардан шедеврлар ясадылар һәм чәй эчү оештырдылар. "Бремен музыка осталары" мәйданчыгында исә кечкенәләр...

Кама балалар медицина үзәге "Могҗизалар чемоданы" гаилә фестивалендә катнашты. Аны Энтузиастлар бульварында Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенең клоуннар командасы оештырды.

Программада чүлмәк ясау эше, сулы анимация һәм открыткалар әзерләү буенча мастер-класслар үтте. "Самавыр янында" дигән интерактив мәйданда балалар тәм-томнардан шедеврлар ясадылар һәм чәй эчү оештырдылар. "Бремен музыка осталары" мәйданчыгында исә кечкенәләр төрле музыка коралларында уйный алдылар. Шулай ук биредә, контактсыз җайланмалар ярдәмендә, бәйрәмгә килүчеләрнең кан басымнарын һәм температураларын да үлчәделәр. Әлеге процедураларны үтүчеләргә татлы бүләк тә тапшырдылар.

Бәйрәмнең икенче яртысында инвалидлар һәм шәһәрнең сәләтле балалары белән концерт оештырылды. Фестивальне дәртле клоуннар флешмобы тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев