Мөhер сугылган гомер
1991 елдан бирле 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Бабамның әтисе Хәмидуллин Хәлиулла да шул исемлектә.
Мин кечкенә чагымнан хәтерлим: күз алдымда, дәү әтием, ике катлы таш йорт. Ишегалды бетонланган. Зур-зур сарайларда атлар, сыерлар, үгезләр. Гади ишегалды түгел иде ул. Анда бәбкә үләне дә үскәнен белмим. Тавыклар, үрдәк-казлар да күренми иде. Ул чип-чиста, hәрвакыт себерелгән таш ишегалды... Син бик кырыс, булган, усал hәм кыю кеше идең, дәү әти. Ул кырыслыкның кайдан килгәнен еллар узгач, хәзер генә аңлыйм мин. Һәрвакыт җыелышларда чыгыш ясап, үз сүзеңне, фикереңне житкерер идең. Кыю кыяфәт, кыю хәрәкәт, кыю сүз. Курку хисен белмәдең. Суфыйланмадың. Нәкъ шушы фотодагы кебек – кәчтүм кесәңдә каләмең булыр иде. Һәм төпле, кыю фикерең.
Син Бөек Ватан сугышы ветераны, рус-япон сугышында катнашкан кеше, «кулак баласы» диеп мөhер сугылган дәү әтием минем. Спас өязе, хәзерге Әлки районында туып, 10 яшьтә Казанга әтиеңне эзләп киткәнсең. Җәяүләп «Черное озеро» төрмәсенә барып житкәндә әтиең «кулак» Хәлиулланы аткан булалар. Ике катлы йорты, атлары, сыерлары булган өчен. Яңа хакимияткә каршы чыккан дигән язмалар да бар. Имеш, халык дошманы. СССР Җинаятьләр Кодексының 58нче маддәсе нигезендә хөкемгә тартылган.
Мөлкәтсез, йорт-җирсез, каралты-курасыз, ризыксыз, әтисез ятим калган сабый күңеле ул чакта гаҗизлектән илереп, ничекләр әрнеп елагандыр?! Авылдагы зур ызбагызны тартып алып, анда мәктәп hәм авыл советы ясагач та, сине анда укытудан баш тарталар. Алай гына да түгел, йорт бусагасын атлап керү кечкенә малайга катгый тыела. Балачагың һәм яшьлегеңне гомерең буе ачынып искә алдың син, дәү әти. Сәяси репрессия корбаны, гаепсезгә хөкем ителгән hәм аттырылган тырыш Хәлиулла улы булганга.
Еллар узар... Бөек Ватан сугышына яшең дә житми үз теләгең белән киткәнсең. Күкрәк тулы орден-медальләр белән әниең, яраткан кызың Наҗия янына Жиңү белән кайткансың. Бер кызың, алты улың туган. Язмыш җилләре гаиләңне Тукай районына алып килгән. Ике катлы өй дә салгансың, атларың, сыерларың да күп иде. Нәкъ бала чагыңдагы кебек, дәү әти! Булганлыгың, тырышлыгың hәм күңелеңдә нахакка рәнҗетелгән әтиең хакына. Булдыклы кешенең тырышлыгы аркасында килә ул муллык. Син гомерең буе шуны аклагансың!
Бүген иң зур байлыгың – 50гә якын оныгың hәм оныкчыгың! Мин шуларның иң олысы. Бүген дистә еллар аша сиңа дәшәм (мишәрләр диалектында). Синең исемеңне йөртүче урам бар хәзер Тукай районында, Дәү әтием. Хәбибулла Хәмидуллин урамы. Исемеңне шулай мәңгеләштерергә тырыштым. Безнең дә балалар белсен өчен, буыннар җебе өзелмәсен өчен бик кирәк гамәл диеп уйладым. Исән булсаң әй сөенер идең!..
Лилия Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев