Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Моңлы бер җыр

Моңлы бер җыр Моң ята йөрәгемдә, Үксеп-үксеп еларлык. Җаным шигъри гамь тулы, Давылларга чыдарлык. (М.Разов) Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе әдәби Мәккәгә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас. Биредә төрле әдәби-музыкаль кичәләр, чаралар еш үткәрелә. Китапханәдә үз эшен яраткан, һөнәренә тугрылыклы белгечләр эшләве мактауга лаек. "Ләйсән" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза...

Әле күптән түгел генә үткән танылган шагыйрь һәм журналист Мирһади Разовның юбилее уңаеннан "Моңлы бер җыр" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә әнә шундыйлардан булды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәренең иҗатын чагылдырган хисләргә бай кичә исеме җисеменә туры килеп, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Бигрәк тә 90нчы балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең шигырь сөйләүләре күңелгә рәхәтлек бирде. Мирһади Разов балалар өчен дә күп шигырьләр, җырлар иҗат иткән. Нәниләр чыгышыннан соң, Аллага шөкер, телебез бетмәс дигән уйлар булды күңелдә.

Мирһадины котларга авылдашы композитор Илгиз Закиров килгән иде. Ул якташының иҗатына зур бәя бирде, җыр бүләк итте.

Чаллыда узган һәр кичәне бизәүче галимә-җырчы Дания Сибгатуллина Мирһади сүзләренә язылган "Чаллыяр" җырын башкарды. "Кеше күңеленең иң тирән җирләрен актара торган иҗат кына күпчелек композиторларны матур җырлар язарга этәрә. Мирһадиның шигырьләре нәкъ менә шундыйлар", - диде ул.

Тикмәгә генә җырчы-шагыйрь дип атамый торганнардыр Мирһади Мирзаян улын. Аның сүзләренә инде 500дән артык җыр язылган. Аларны бик күп танылган җырчыларыбыз башкара. Бу кичәдә дә өр-яңа дүрт җыр тыңладык. Аларны композитор Заһир Насыйбуллин үзе башкарды. Залдагы көчле алкышлар Заһир әфәндене тагын берничә җыр башкарырга мәҗбүр итте. Ул аларны гитарада уйнап җырлады. Мирһади Разов сүзләреннән торган диск та чыгарган икән Заһир әфәнде. Аларны ул китапханәгә һәм шагыйрьнең үзенә бүләк итте.

Барлык килгән язучылар исеменнән Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин чыгыш ясады.

- Мирһадиның туган ягына, хатын-кызларга, әниләргә, нәниләргә багышлап язылган иҗаты беркемне дә битараф калдырмый. Мин аның белән инде 90нчы еллардан ук таныш. Танылган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин өч кешегә бәяләмә язган. Шуларның берсе - Мирһади Разов, - диде ул.

Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рубис абый Зарипов юбилярның журналистика өлкәсендәге уңышларына игътибарыбызны юнәлтте. Мирһади Разовның "Шәһри Чаллы" газетасында басылган язмалары тирән эчтәлекле, ул халыкны борчыган проблемаларны белеп яза, газета ул эшли башлагач, эчтәлеге белән баеды, диде ул.

Кайда гына эшләмәсен, иҗаттан аерылмый икән Мирһади. "Юлда да, хәтта йоклаганда да туа шигырьләрем, - ди ул. - Иҗатка бик тә җитди карыйм. Шырды-бырды әсәрләр белән укучы кәефен төшерәсем килми".

Очрашу ахырында ул үзенең яңа шигырьләрен укыды. Аларда тормыш гаме, тирән фәлсәфә, мәхәббәткә мәдхия, бүгенге көн проблемалары, шатлану һәм борчулар чагыла иде. Озакламый яңа китабын чыгарырга вәгъдә бирде.

Гаҗәеп матур, җылы кичәнең узганы сизелми дә калды. Фотога да төштек, чәйләп тә алдык. Яхшы кешенең кичәсе дә менә шулай шәп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев