Монда болгар бабаларыбыз җирләнгән
Татарстанның Аксубай районында, Иске Кыязлы белән Кызыл тау авыллары арасында, эшчеләр торбаүткәргеч сузган вакытта кешеләр күпләп җирләнгән урынга тап булу турында язган идек инде.
Татарстанның Аксубай районында, Иске Кыязлы белән Кызыл тау авыллары арасында, эшчеләр торбаүткәргеч сузган вакытта кешеләр күпләп җирләнгән урынга тап булу турында язган идек инде. Каберлекнең тарихы ачыкланган.
Казаннан эзләнү-казу эшләрендә катнашкан “Прикладная археология” ширкәте башлыгы Константин Истомин түбәндәгеләрне сөйләгән.
- Әлеге каберләр безнең эраның X-XIV гасырларына, болгар археология культурасына карый, биредә болгарлар күмелгән. Кыйблага каратып җирләнгәнгә күрә аларны мөселман булган дип әйтергә тулы җирлек бар. Мондый каберлекләр элекке Идел буе Болгарстанында байтак табылды.
Гадәти авыл каберлеге бу. Якын-тирәдә берничә авыл булган. Шактый еллар дәвамында бер урында җирләгәннәр. Ниндидер сугыш-яу эзләре, көч куллану билгеләре күренми. Бала каберләре күп. Бөтенесе – безнең кебек гади кешеләр. Әллә ни озын буйлы кешеләр юк. Әлеге каберлек урыны саклауга куелды.
Гадәти авыл каберлеге булгач, якын-тирәдән шәһәрлек урыны эзләп торуның мәгънәсе юк. Бу тирәдә нәрсәдер төзергә ниятләсәләр, бер-бер гыйльми зарурлык чыкса гына эзләнү-казу эшләрен дәвам иттерергә була. Каберләрдә ниндидер матди байлык кебек әйберләр юк, җирләү тәртибе бертөрле. Бәлкем, кайчандыр бу тирәләрдә шәһәрчек булгандыр. Әмма авылны кору барышында, Иске Кыязлы биләмәсен киңәйткән вакытта әлеге мәдәни җирлек җуелган.
Шәһәрчек дигәч тә, сез аны әллә нинди мәһабәт корылмалар, зиннәтле йортлар дип уйламагыз тагын. Шәһәрлек ул вакытта яшәү урыны түгел, дошман һөҗүм иткән чакта яшеренеп тору, саклану урыны вазыйфасын башкарган. Без җәмгысы 150 каберне казып тикшердек. Монда болгарлар күмелгән. Аларның ничегрәк яшәгәнен, нинди терлек тотканын ачыклау өчен яшәү урыннарын казып тикшерергә кирәк. Безнең алда андый максат куелмаган иде.
Саклау урыны өч гектар чамасы җирне биләп тора. Мондый объектлар табылуга, Татарстанда табыламы, Киров өлкәсендәме, кем боерык чыгаруга карамастан, алар федераль әһәмияте булган саклану урыны дип санала.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/millt/monda-bolgar-babalarybyz-irl-ng-n/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев