Мондый егетләр эшләгәндә игеннәр гөрләп үсәр - ФОТОЛАР
Тукай районы игенчеләре бүген уракта. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе урып-җыюга беренчеләрдән булып кереште.
Игенчеләрнең хәлләрен белеп кайту нияте белән Иске Абдул авыл җирлеге басуларына юл тоттык.
Хәзер эшләргә шартлар яхшы
Без барганда хуҗалыкта эшләүчеләр Мерәс авылы янындагы басуда арпа җыя иде. Флүр Сәйфуллин икенче елын комбайнчы булып эшли. Һөнәре буенча да авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлаган – быел Казан аграр институтының 2нче курсын тәмамлаган. Җәйге ялында туган ягы кырларында икмәк суктырып тәҗрибә туплый.
– 13 яшьтән хуҗалыкта эшлим. Баштан бертуган абыем Раил белән комбайн ярдәмчесе булып йөрдем. Икенче сезон үзем комбайнчы. Авыр димим. Комбайн эчендә уңайлы, кондиционер эшләп тора. Кырга килеп ашаталар, Иске Абдул мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Асылъяр» коллективы килеп, матур гына концертлар куеп китә. Ярдәмчем Рушан Зарипов быел 11нче сыйныфка баручы егет. Аның белән бер команда булып эшлибез, – дип сөйли Флүр.
Яшь механизаторлар – бертуган Раил белән Флүр Сәйфуллиннар берничә ел элек Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган яшь комбайнчылар бәйгесендә катнашып, «Иң яхшы практик күнекмәләр» номинациясендә җиңеп тә чыккан булганнар. Студент егетләргә министрлыктан диплом бирелгән, премиягә һәм махсус бүләккә лаек булганнар.
– Флүр безнең стипендиат. Институтта укуын тәмамлагач, билгеләнеш буенча безнең хуҗалыкка кайтачак. Өметле егет! Булдыра торган, – дип мактап куя аны предприятие директоры урынбасары Тимур Сафин.
Елның коры килүенә карамастан, барлык технологияләрне үтәп эшләгәндә, яхшы уңышка өметләнәбез, ди игенчеләр.
«Акрос-585» комбайннарында комбайнчылар Ринат Габидуллин (ярдәмчесе Айназ Габидуллин), Рәмзил Сәгыйдуллин (Рифат Сәгыйдуллин), Илдар Әшрәфуллин (Айдар Әшрәфуллин), Раил Сәйфуллин (Илгиз Дәүләтгәрәев), Юрий Салмин (Ислам Габидуллин). Җитәкчелек аларның тәҗрибәле һәм җаваплы механизаторлар булуларын, эшнең бөтен нечкәлекләрен белүләрен билгеләп үтте. Мондый игенчеләр булганда, басуларыбыз беркайчан да буш булмас, диләр алар.
Урып-җыю чорында бер минутны да әрәм итмиләр сәйдәшлеләр. Комбайннар чык төшкәнчегә кадәр басудан кайтмый эшли. Моңа кадәр яңгырны бик көткән булсалар да, уракта яумый торуы хәерле диләр игенчеләр.
– Август – иң күп эш эшли торган, бик чыгымлы, тыгыз вакыт. Техниканы да, ягулыгын да, эшчеләрне дә җиткерергә кирәк. Проблемаларны чишә барып, тырышып эшлибез. Бары тик яхшыга өметләнәбез, – ди Тимур Сафин.
Уңыш орлыктан башлана
Без барган көнне «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоцияциясенең бүлек җитәкчесе Рафаэль Миңнуллин да шунда иде. 14 районны үз эченә алган Яр Чаллы зонасының орлык контроле бүлеге белгече Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең корылык шартларында үзләрен яхшы күрсәткән орлык сортларын сайлавын билгеләп үтте.
«Уңыш, иң беренче чиратта, орлыктан башлана. Халык та бит «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән. Әлеге хуҗалыкта бодай һәм арпаның 103 төре чәчелгән махсус делянка бар. Андагы орлыкларны һәрдаим сыныйбыз. Безнең һава шартларына кайсы орлык туры килгәнен ачыклыйбыз. Быел бик коры булды. Бу шартларда чәчелгән орлыкларның уңдырышлылыгын билгеләдек инде. Әйтик, язгы бодайның «Ульяновская 105», «Бурлак», «Экада 214», «Экада 282», Пензаның «Архат» сортлары әйбәт, уңыш та яхшы чыга. Арпаның исә «Лидар», «Белозар», «Надежный» сортлары чыдам», – ди белгеч.
Рафаэль Миңнуллинның әйтүенчә, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта чәчү нормасы, орлыкларның зурлыгы, күләме, химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртү нәтиҗәлелеге буенча да тикшерүләр үткәрелә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев