Мондый проект әлегә бер җирдә дә юк!
«Минем балам татарча сөйләшә» сәхифәсендә кыска гына вакыт эчендә ике дистәгә якын гаилә турында язма чыкты.
«Шәһри Чаллы» газетасы Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге белән берлектә «Минем балам татарча сөйләшә» дигән проектны гамәлгә куйды. Журналистлар туган телдә иркен сөйләшә торган, шул ук вакытта укуда һәм җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән балаларны һәм аларның гаиләләрен эзләп яздылар.
Дөресен әйтим, бу ансат эш түгел. Үзләрен күрсәтергә өлгергән татар балалары Чаллыда бихисап. Әмма алар барысы да татарча сөйләшә дигән сүз түгел шул. Алдан ук сәхифәбезгә ярым-йорты татарча белгән балаларны кертмәскә дип сүз куештык. Татар теле белән әллә кая китеп булмый дигән җәмгыятьтә ата-аналарга нинди психологик каршылыкларны җиңәргә туры килгән? Сөйләсеннәр, үз фикерләрен уртаклашсыннар, дидек.
«Минем балам татарча сөйләшә» сәхифәсен ачу идеясе башта минем күңелдә туды. Үз балам белән белән горурлану, сөенү хисләреннән дип әйтимме? 54нче татар гимназиясен тәмамлап, Казан федераль университетына укырга кергәч тә ваз кичмәде ул аннан. Россия күләмендә фәнни-гамәли конференцияләр уздырырга да туры килде улыма. «Кунакларны башта «Хәерле көн!» дип татарча сәламләдем дип уртаклаша иде. Туган телне алга кую бит ул. Туган телнең тәмен белү. Мондый хисләрне кичергән ата-аналар, бәхеткә, аз түгел. «Минем балам татарча сөйләшә» сәхифәсендә кыска гына вакыт эчендә ике дистәгә якын гаилә турында сөйләдек. Әлеге эшебезне йомгаклап, 54нче гимназиядә тыйнак кына кичә дә уздырдык. Балалар тагын бер кат талантларын күрсәттеләр, тагын бер кат аларга карап сокландык.
21нче мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Туфан Гомәров өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә китап язган. «Туфанитта маҗаралары» тиздән басылып та чыгарга тиеш. Безнең кичәгә ул әтисе – танылган җырчы, сүз остасы Илнур Гомәров, әнисе, әбисе һәм кечкенә энесе белән килгән. Өстәвенә, җанатар классташлары да шунда. Гали Акыш исемендәге 84нче лицей укучысы Эльвина Сәлимова сәхнәгә әнисе Вера ханым белән чыкты. Кичәдә башкарган «Туган җирем – Татарстан» җырын да кыз үзе иҗат иткән. Безнең газетада Вера ханым туган телнең кадерен белү хисен балаларында ничек тәрбияләве белән дә уртаклашкан иде. Бүген дә күрдек – әни белән кыз бер уйда, бер фикердә.
42нче мәктәптә белем алучы Закир Сираевның «регалийларын» алып баручы озак санады. Яхшы укый да, россиякүләм бәйгеләрдә җиңгән каратист та, шуның өстенә, нәфис сүз остасы да икән. Ул безнең коллегабыз, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның улы. Газета укучыларыбыз Лилия ханымның газетабызның 9 сентябрь санында чыккан «Мин – татар малае» дигән усал мәкаләсен хәтерлидер әле. Әни кеше буларак, татар халкына хезмәт итүче кыю әдип буларак, милләттәшләребезнең намусына тиярлек фикерләр яудырган иде ул. Ул кичәгә килә алмады, видеоязма юллады. Зал аны тын да алмый тыңлады. Бу юлы да туган телебезне фәкать үзебез генә саклый алуыбызны искәртте ул. Мисал итеп, Разил Вәлиев шигыреннән өзек китерде.
Ил урманы көн-төн шаулый.
Урманда без куак түгел.
Әйдә, түрдән узыйк әле –
Без бит монда куак түгел.
Кичәдә катнашучы Шәһәр Советы депутаты, Бөтендөнья татар хатын- кызларының «Ак калфак» берләшмәсенең Чаллы бүлеге рәисе Фирдүсә Фәнәвис кызы Әюпова, 54нче татар гимназиясе директоры Рамил Роберт улы Исаев проектка югары бәя бирделәр. «Шәһри Чаллы»ның туган телне саклауга юнәлтелгән проектларының берсе бу! Мондый проект бер җирдә дә юк!» диделәр.
Әлбәттә, «Минем балам татарча сөйләшә» проекты дәвамлы булачак. Без аны аерым мәктәпләрдә, районнарда, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә уздыру хыялы белән янабыз!
Резидә Юсупова
Гөлия Ибатуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев