Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөнирә Сафина: «Күңел түремдә бик күп язмышлар яши»

Ел азагында һәркем йомгак ясый, күңеленнән генә булса да үткән айларны барлап чыга. 2022 ел «Шәһри Чаллы» өчен яңа проектлар, яңа авторлар белән танышуларга бай булды. Шуларның берсе - язучы Мөнирә Сафина.

Газета укучыларыбызны аның гыйбрәтле, кызыклы хикәяләре белән таныштырып бардык, социаль челтәрләрдә аларны аудиоязмалар итеп бирдек һәм язылучыларыбыздан иҗатына карата бик күп җылы сүзләр ишеттек. Шуңа күрә Мөнирә ханымны инде үзебезнеке итеп күрә башладык. Бәйрәм якынлашканда аның белән әңгәмә корып, бу хакта да сөйләштек. 

– Мөнирә ханым, 2022 ел шәхсән Сезнең өчен нинди ел булды – нәрсәгә «өйрәтте», нәрсәләр «бүләк итте», гомумән, нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

– 2022 ел минем өчен яңалыктан башланды, үзгәреш, күтәрелеш белән дәвам итте. Ничек кенә сәер тоелмасын, бу шулай. Дөрес, махсус операция, өлешчә мобилизация башлангач, халкым белән бергә мин дә кайгырам, борчылам. Тик, ни генә булмасын, нинди генә авырлык килмәсен, тормыш дәвам итә. Исән кеше яшәргә, эшләргә тиеш. Эшле булу – ашлы булу, диләр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 2022 ел гаиләбез өчен тыныч булды, күңел күтәренкелеге, җандагы рәхәтлек, уңышлар белән узды. Гаиләбез белән Аңа сыендык. Бу борчулы заманда тормышымдагы матур мизгелләр хакында язу дөрес тә түгелдер. Мин шөкер итеп, 2022 елны рәхмәт сүзләре белән озатам. Киләсе ел да мәрхәмәтле булсын иде.
2022 ел кешене танып белергә өйрәтте. Имтиханны яхшы билгесенә тапшырдым, Аллаһка шөкер, тагын бер баскычка күтәрелдем. Тормыш юлымда очраган һәркемгә рәхмәтлемен. Алар мине нәрсәгә булса да өйрәттеләр, чыныктырдылар, көчле рухлы иттеләр. Җәләлетдин Руми: «Йөрәктәге яра – кешегә яктылык керә торган бердәнбер юл», – дип язган. Йөрәгем яралы дип үзеңне кызганып йөрмәскә, шул ярадан файда күреп калырга кирәк. Керәсе яктылык вакытында кереп калсын.
Бөтен Җир шары үзгәреш кичергәндә, без дә үзгәрергә тиеш. Көчле, рухлары нык булганнар гына хәзерге галәмәтләрдән исән калачак, диләр. Яңа тормыш дустанә мөнәсәбәтләргә, гаделлеккә, хаклыкка таянып корылачак дип ышандыралар. Шулай булсын иде. Күреп торабыз, ялганга, гаделсезлеккә корылган тормыш озакка бармый, төзеп бетердек дигәндә җимерелә дә төшә. 
2022 ел мине сезнең белән таныштырды. Элегрәк «Шәһри Чаллы» коллективы бердәм, бөтен эшне бергәләп эшлиләр, татулыкларына исең китәрлек, аларның җитәкчеләре дә боерык биреп кенә утыручы түгел,  газеталары өчен үлеп торалар», – дисәләр, мин бәлки ышанмаган да булыр идем. Хәзер ышандым... Гомумән, Чаллы якларында яшәүчеләр гади һәм киң күңелле дип уйлыйм, сүзләрендә, гамәлләрендә икейөзлелек күренми. Чаллы якларыннан берничә дустым бар, аларга да шулай дип әйткәнем булды. Сез үзегезне алга чыгару максатында түгел, газетаны тагын да яхшырак итеп чыгару өчен янып эшлисез. Халык та сезнең хезмәтегезне күрер, киләсе елда укучыларыгыз күп булыр, тиражыгыз артыр дип уйлыйм. Сезгә бар яктан да уңышлар телим. Гаиләсендә бәхетле булган кеше эшен яратып башкара торган була. Андый кеше үз тирәсендәге кешеләргә, хезмәттәшләренә яктылык өләшә, аларны да бәхетле итә. 

– Безнең газета укучыларыбызга Сез гыйбрәтле хикәяләрегез, кызыклы тормыш хәлләрен тасвирлаган язмаларыгыз аша таныш. Бәлки белмәүчеләр бардыр, моңа өстәп Сез бик оста тәрҗемәче дә бит. Күптән түгел Россия күләмендә танылган психолог, фәлсәфәченең китабын тәрҗемә иткәнсез. Ничек, кем тапты сезне?

- Хәзер интернет аша кемне телисең, шуны табып була. Миңа «ВКонтакте» социаль челтәре аша чыктылар. Чын иҗат кешесе бераз сәеррәк кеше ул, җирдә йөрми, аның канатлары бар, кайвакытта үзе синең яныңда басып торса да, күңеле белән күктә очып йөрергә дә мөмкин. Бу юлы минем дә шундыйрак вакыт булгандыр... Тикшереп тору да юк, сүзләренә ышандым, ризалаштым. Мин аларны кем дип тә әйтә алмыйм, мошенник дияр идем, алдан ук гонорарын түләп куйдылар, зыян күрмәдем диюем. Шулай да алар үзләре әйткән кешеләр булып чыкмадылар. Киңәшем шундый: интернет аша акча эшлим дип ашыкмагыз, башта яхшылап тикшерегез, яман кешеләр кулына эләгүдән сакланыгыз!

–  Тәрҗемә эшендә сайлау мөмкинлеге бармы? Булса нинди әсәрләргә алынасыз, ә кайсыларыннан баш тартасыз?

– Мин элек тәрҗемә эше иң күңелсез хезмәт дип уйлый идем. Кеше сүзен кабатлау булып тоела иде. Хәзер фикерем үзгәрде, бик мавыктыргыч, күңелле эш икән. Яхшы китаптан күпме яңалык беләсең, хәтта ул иске, борынгы кулъязма булса да. Ул әсәрне бәлки үз гомеремдә укымаган булыр идем. 
Мин тәрҗемә иткән әсәр җырлап торсын, укучы бер җөмләне өч тапкыр укып та, аңламаган килеш калдырып китмәсен. Авторы да, үз әсәрен танымыйча, елар дәрәҗәдә калмасын дип тырышам. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың: «Тәрҗемәче булу өчен талант кирәк, теләсә кем тәрҗемәче була алмый», – дигән сүзе бар. Анысы иң беренче урында!
Әлбәттә, сайланам. Әгәр дә ул әсәр мине үз эченә алып кереп китми, укыган кеше соңыннан уйланып утырмый, үзенә ниндидер нәтиҗәләр ясамый икән, нигә аны тәрҗемә итеп, алтын вакытымны әрәм итим? Тарихи буламы, әллә инде тормыш фәлсәфәсеме, минем өчен барыбер. Иң мөһиме: укучыларның күңеленә үтеп керсен, файдалы киңәш, гыйбрәт алсыннар.

 – Сезгә сәхнәгә куярлык әсәрләр язарга заказ бирүчеләр күп дип беләм. Хәзерге көндә нинди тема, ниндирәк пьесаларга ихтыяҗ зур?

– Зур сәхнәләр өчен язганым юк. Кеше аз яшәгән авылның клуб мөдире кыскарак язылган, бер генә ир-егет катнаша торган әсәр сорый. Шул кыска гына әсәргә тирән мәгънә салырга, көлдерергә, уйландырырга кирәк. Иң беренче язылган «Ике болыт» драмасы шулай туды. Аннан соң шактый сәхнә әсәре язылды, кат-кат куелды, бәйгеләрдә җиңү яулады. Хәзер сәхнә әсәрләренә караганда милли бәйрәмнәребезгә бәйле сценарийлар сорыйлар.

– Планыгызда китап чыгару бармы?

– Китап әзер, нәшрият белән сөйләшенгән-килешенгән иде. Көтмәгәндә дөньяның асты өскә килде бит. Сабыр итәргә булдым. Китап сораучылар күп. Китап чыгаручылар да бар. Әмма бик күпләрдә китап кайгысы калмаганын күреп торам. Сугыш кирәк-яраклары әзерләү белән мавыккан кешенең китап укырга теләге булса да, вакыты юк. Үзеңне генә кайгыртып яши торган заман түгел, мин дә фронтка җылы оекбаш бәйләүчеләр арасында. Әлегә укырга вакыты да, теләге дә булган кешегә «ВКонтакте»да бушка уку мөмкинлеге бар. 

– Остазларыгыз, укытучыларыгыз, мөрәҗәгать итә торган белгечләрегез бармы?

– Язучы Галимҗан Гыйльмановтан ике дәрес алдым. Аның нинди талантлы кеше икәнен беренче тапкыр шунда күрдем. Башлап язучылар өчен нинди шәп укытучы буласы икән! Ялкынланып сөйләп, ялгышларымны, көчле якларымны күрсәтеп, чын күңелдән, гомергә онытылмаслык киңәшләр бирде. Әле дә язганда аның киңәшләрен истә тотам. Әгәр дә ул очраклы рәвештә шушы юлларны укыса, мин аңа бик рәхмәтле, үзенә дә уңышлар теләп калам. Киләчәктә аңа Тукай премиясе бирүләрен ишетсәм, чын күңелдән котлар идем. 

– Башка язучыларга исегез китми генә, үз җаегыз, үз юлыгыз белән эшлисез кебек. Бу шулаймы?

– Бу кеше миңа кирәк булыр дип дуслаша торган гадәтем юк. Хәтта ул кешенең миңа файдасы тиярлек икәнен белсәм дә... «Алга чыксаң атарлар, артта калсаң таптарлар, уртада булсаң күрмәсләр, кырыйда булсаң тимәсләр»... Туфан ага сүзе. 
Балачактан язучылар белән очрашып, китап «ашап» үссәм дә, язучы булу хыялы юк иде миндә. Хикәяләр яза башлавыма да айга бер тапкыр чыгучы газетага бирерлек әсәрләр таба алмау сәбәп булды.  
Кайвакытта мин үземне алтын хәзинәгә ия кеше кебек тоям. Нинди олпат язучылар белән очраштырды мине Аллаһ Тәгалә!

– Сюжетларны каян аласыз?

– Сюжетлар... Аңлатып булырмы инде? Тормыштан, һәр кешенең язмышыннан дисәм – тар карашлы, ил язмышы дисәм бик зур булыр кебек... Әсәрләремне укыгач: «Уйланырга мәҗбүр итәсез», – дип язалар. Укучыны алдап булмый, әсәрнең сюжеты бармы-юкмы, хәзер тоеп ала. Кайвакытта «Сюжет эчендә сюжет!» дип соклануларын белдереп язучылар да була. Әсәрнең сюжеты – адәм баласының умыртка баганасы кебек. 
Һәр кешенең тормышыннан алып, ул яшәгән заман хакында роман язарга була. Күңел ишекләрен ачып, хәтер сандыкларын актарсаң... Анда ниләр генә юк! Хәзер минем күңел түрендә бик күп язмышлар яши. Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле гомер, акыл, саулык, иҗатымны яратучыларны матур әсәрләр белән сөендерерлек көч бирсен! 

Сәрия Гарипова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев