Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Моннан исән кайтып булмас ахрысы», дигән иде...

Апрель башында Ирек Таң авылында 27 яшьлек батыр егетне җирләделәр.

Илнур Сафин СВО зонасында һәлак булды. Якыннары аның белән соңгы тапкыр 11 нче январьда элемтәгә кергән. Шуннан бирле март ахырына кадәр ут йотып яшэгэннэр. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә күргәч тә әти-әнисе аны исәндер, дип өметләнгән. Тик бала югалту кайгысы аларны читләтеп үтмәде.

Шушы көннәрдә без Илнур турында якты истәлекләрне барлар өчен Сафиннар гаиләсендә булып кайттык.
Фәйзерахман абый белән Лидия апа кычкырып еламасалар да күңелләрендә тирән сагыш. Әле ярый яннарында яшь тә җиде айлык оныклары Ранэль – Илнурның улы йөгереп йөри.

«Ярый инде Гөлфинә белән өйләнешеп өлгерделәр, шушы бала бар хәзер», – дип сөенәләр.  
Гөлфинә белән Илнурның никахы да ашыгыч кына үтә. Кияү хәрби киемнән була. Мобилизация буенча 2022 нче елның сентябрендә чакырыла ул, өйрәнүләрдән  соң октябрьдә бер көнгә кайтаралар, шунда язылышалар да.
«Армиядән кайтканнан бирле очраштылар алар. Ул вакытта Гөлфинәгә 14 яшь кенә иде, хәзер 21 тулды. Илнур бүтән кеше белән йөрмәде дә», – ди куя Лидия апа. Киленнәре хәзер Мерәстә үз әти-әнисе янында, Илнурның отпускасы вакытында гына бергә булып кала алар.  
Ранэль инде 7-8 айлык вакытта ук әтисенең фотоларын үбә торган булган. «Әттә-тә», – дип видео аша да сөйләшеп торган. Хәзер дә өстәлдә торган фотоларны барлап кына тора икән, урыннарыннан күчергәнне дә сизә икән.

«Әтисенә охшаган», – дим сервантта торган кечкенә Илнурның фотоларына ишарәләп. «Охшаган, Илнурны мин 31 яшемдә, үзем өчен дип таптым. Мәктәптә укыганда без аны атнасына берничә тапкыр 50 чакрым ераклыктагы Чаллыга спорт түгәрәкләренә йөрттек. Әтиләре бокска да бирде. «Үзләрен якларга өйрәнсеннәр», –  диде. Улым зәп-зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле, картинка кебек малай иде. Армиядә дә Президент полкына эләкте. Анда бит энә күзе аша үткәреп кенә алалар», – дип сөйли әнисе. 

19 январьда штурмга кереп киткән 14 егетнең барысы да һәлак була. Илнур 11 январьда хатыны белән элемтәгә кергән. Бәрелешкә әзерләнгәннәрен әйтә. Шуннан бирле бер хәбәр дә килми. «Без, 14 баланың туган-тумачасы, улларыбызны эзләп кемгә генә чыкмадык. Госпитальләргә шалтыраттык. Командирлары белән сөйләшә алмадык», – ди Илнурның әнисе.

20 январьдан соң якын-тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләргә хәрби хезмәттәге солдатлар турында «хәбәрсез югалган»  дип мәгълүматлар килә башлады. Ә без бер айдан соң гына белдек. 18 мартта алып чыкканнар», – ди Фәйзерахман абый.
«Повестка килгәч тә үз акчасына әйберләр алды. Без дә акча җыеп генератор алып җибәрдек. «Сәйдәш» хуҗалыгы җитәкчеләре бик булышты. Нинди йомыш булса да кире бормадылар. Мотоцикл да алып җибәрделәр. Тик улымны гына саклап кала алмадык. Соңгысында бик авыр китте. Чаллыдан хәбәрсез югалган дусты бар иде. «Шул Габдине алып кайтам», – диде. Хатынына: «Моннан исән кайтып булмас ахрысы»», –  дигән булган.  Әле гел сугышта сыман, кайтыр кебек. Дөньялар тынычланып, башкалар кайта башлагач, авыр булыр инде», – дип сүзгә кушылды Лидия апа да.   

Илнурның хатыны Гөлфинә дә иренен үлеменә ышана алмый: «Йөрәк ышанмый. Алдан да сизмәдем. Ул бит миңа барысын да сөйләми иде, дуслары аша белә идем. «Кайгырып ятмагыз», –  дия иде. Алты тапкыр төшемә керде. Алтысында да: «Кайтам», – дигән иде. Соңгысында да: «Матурым, мин  исән, кайтырга чыктым»», – дип хәбәр җибәргән кебек керде». Гөлфинәнен кайгы белән килешәсе килми, күз яшьләрен тыя алмый.    

Сафиннарнын тагын бер уллары бар. 23 яшьлек Айнур КФУ да укый. Хәзер ул әти-әнисенең төп таянычы.
Иске Абдул җирлеге башлыгы Резидә Сафина да Илнурның үлеме бөтен авыл өчен зур югалту булды, ди:
«Иске Абдул җирлегеннән СВОга мобилизация буенча – 5, контракт буенча 2 кеше китте. Контракт нигезендә алынган Данир Минһаҗевны 2 январьда җирләдек. Аннан Илнурны... Ул минем кызым белән бер класста укыды, кечкенәдән беләбез, кыю, спортчы иде. Тәртипле, ярдәмчел булып үсте. Повесткалар тапшырганда узем дэ  еладым. Аларны  тарату авыл советында эшләүчеләргә бик авыр сынау булды. Чакыруны бирергә килгәч: «Апа, хәлләрегез ничек? Мин инде китәргә әзерләнәм, аяк һәм өс киеме алдым», – диде Илнур. Кочакладым да еладым. «Апа, ник елыйсыз? Барабыз да, Аллаһ теләсә әйләнеп кайтабыз!», – диде. Илнур безнең батыр егетебез. Шундый егетне югалттык. Гаиләләре дә бик тәртипле, тормышларын үз куллары белән төзеделәр, улларына дөрес тәрбия бирделәр».

Илнурның якыннарына сабырлык телибез, авыр кайгыларын уртаклашабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев