Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Моргта да утыргычлар кирәк

Дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичтерә торган, бик газаплы урын икән ул.

Тормыш булгач, төрле хәлләр була, кайгы-хәсрәтләр дә читләп үтми. Күптән түгел безнең хезмәттәшебез гаиләсенә дә авыр кайгы килде. Редакция коллективы белән шәһәр моргына бардык. Дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичтерә торган, бик газаплы урын икән ул.  

Иртәдән бирле эссе, күләгәдә дә 30 градустан артык. Югалту хәсрәтеннән бетеренгән шәһәрдәшләребез сәгатьләр буе ачык һавада басып торырга мәҗбүр. Морг ишегалдында ник бер эскәмия булсын! Ир-атлар бордюрга чүгәли, хатын-кызлар кыймый – итәк белән чүгәләү читен, өстәвенә таш та салкын. Тамак кибә, тик күп итеп су эчеп булмый, чөнки бәдрәф юк. 

Территория иркен, чиста, тигез асфальт җәелгән, машина кую урыннары да ерак түгел. Ә ник мәетне көтүчегә игътибар юк икән? Нишләп эскәмияләр куймыйлар? Без хезмәттәшләребез белән аптырашта калдык. Ә бит авыр кайгы килеп, дару белән генә, аягында көчкә басып торучылар бихисап монда. Һөнәри кызыксынуыбыз тынгы бирмәде. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге мөдире Венера Рәфкать кызы Маныловага мөрәҗәгать иттек. Ул бу урында 2023нче елның январеннән эшли.

– Проект буенча биредә эскәмияләр каралмаган. Бу – хушлашу залы түгел, без лаборатор тикшеренүләр үткәргәннән соң бары тик мәетләрне якыннарына тапшырабыз. Моның өчен һәм рәсми документларны тутырырга бер кеше генә чакырыла, туганнарның күпләп җыелуына исәпләнмәгән. Гадәттә мөселманнар якыннарын мәчеткә, христианнар чиркәүгә алып китә һәм хушлашыр өчен шунда башкалар да килә. Аннары утыргычларны саклау хезмәте дә юк  – анда спиртлы эчемлекләр кулланучылар җыела башлаган иде.  

Бәдрәфкә килгәндә без авыр, сәламәтлек өчен зыянлы реактивлар белән эшлибез, шуңа бинага керү тыела.

Венера Манылова Чаллыга 2015нче елны килгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев аны Кировтан чакырып ала. «Анда 500 мең кешелек шәһәрдә төп хастаханәләр каршында 5 морг эшли, ә Чаллыда, Кировтан зуррак булса да, бер генә морг бар. Моңа мин шаккаткан идем», – ди ул.  

Сүз уңаеннан, быел ул сәламәтлек саклау өлкәсендә үткәрелгән шәһәркүләм бәйгедә «Иң яхшы тикшерүче табиб» дип игълан ителде, ә 2020нче елда коронавирус инфекциясе белән көрәшкә зур өлеш керткәне өчен аңа Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды.  

Венера Рәфхатовна кул астында 5 патологоанатом эшли, сентябрьдә ординатураны тәмамлап, тагын берәү кайта. Табибларның эш күләме шактый зур – мәетләрне тикшерүдән тыш биредә яман шешне ачыклау өчен гистологик диагностика лабораториясе дә бар. 1970нче елларда төзелгән морг елына 1 мең мәетне тикшерүгә исәпләнгән, шулай да ел башыннан инде 2 мең тикшерү үткәрелгән. Чөнки бирегә Тукай районында яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә. 
Мөдир әйтүенчә, моннан тыш бинада тагын бер бүлек – судмедэкспертиза белгечләре дә эшли. Аларга башка урын тәкъдим итсәләр дә, монда эшләүләрен дәвам итәләр. Чөнки яңа урында ремонтка чыгымнар таләп ителә. Ә патологоанатомнарга кысан, алар өчен һәр квадрат метр исәптә. Бу хакта сәламәтлек министрлыгында да беләләр икән.  

Ә менә киләчәктә төзеләчәк хушлашу залы иркен булыр дип көтелә. Матбугатта аның проекты дөнья күрде инде. Бер катлы бинаның мәйданы – 1020 кв.м-ны тәшкил итәчәк. Урыны – хәзерге вакытта онкология үзәге каршындагы парковка тирәсе. Проект буенча анда ике матәм залы, көтеп тору залы, мөселман һәм христиан дине кануннары буенча мәетне күмәргә әзерләү заллары, автомобильгә чыгару өчен ябык ике бүлмә, гардероб, бәдрәф бар. Моннан тыш биредә ЗАГС һәм күп функцияле үзәк белгечләре дә хезмәт күрсәтәчәк. Ягъни белешмә һәм документларны шәһәрнең төрле почмакларыннан барып алу кирәк булмаячак. Мәетне күмү өчен кирәк-яраклар кибете дә монда булыр дип көтелә. Хушлашу залы морг белән ябык галерея аша тоташтырылачак. 93 машина кую урыны да булачак.

Кызганыч, бу проектның кайчан тормышка ашырылачагы билгеле түгел. Ә әлегә кешеләр морг ишегалдында кызуда да, карда-яңгырда да сәгатьләр буе басып торырга мәҗбүр.

Сәрия Гарипова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев